Accessibility links

Кайнар хәбәр

Процентлы ипотекага алмаш бармы?


"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы
"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы

Казанда шәригать кануннарына туры китереп, фатир өчен процентсыз түләү мөмкинлеге бирүче кооператив эшли башлады. Бу юл белән фатир алу күпмегә төшә? Аның гадәти ипотекадан аермасы нәрсәдә? Әлеге сорауларны кооператив җитәкчесенә һәм шушы юл белән фатир алучыга юлладык.

Бүгенге көндә ипотекага кермичә фатир алучылар бик аз. Татарстанда исә мөселманнар күп. Дин кануннары белән яшәүче мөселманнар процентлы ипотекага тискәре карашта, чөнки ислам дине рибага (процент) керүне тыя.

Бер ел элек Казанда шәригать кануннарына туры китереп, фатир өчен рибасыз (процентсыз) түләү мөмкинлеге бирүче "Жилищные традиции" кооперативы эшли башлады. Әлеге кооператив "Унистрой" девелопер оешмасы белән берлектә эшли һәм бүгенге көндә федераль дәрәҗәгә чыга башлады, әлеге програм белән фатирны Казанда гына түгел, ә шулай ук Уфа һәм Тольяти шәһәрләрендә дә алып була. Ширкәтнең рәсми сәхифәсендә фатирны процентсыз өлешләп түләү ярдәмендә алып була диелә. Моның өчен "Жилищные традиции" дигән кооператив әгъзасы булырга кирәк.

Азатлык сигез ай элек әлеге ысул белән фатир алган Рәзил Вәлиев һәм кооператив җитәкчесе Рөстәм Шәфигуллин белән аралашып, бу рәвешле фатир алуның уңай һәм тискәре якларын белеште.

— Рәзил әфәнде, бу рәвешле, ягъни процентсыз рассрочка белән фатир алыр алдыннан күп уйлагансыздыр? Нәрсәдән шикләндегез? Безнең җирлектә процентсыз рассрочка алу була алмый кебек, барыбер нинди дә булса яшерен нечкәлекләре бар сыман тоела.

Рәзил Вәлиев
Рәзил Вәлиев

— Без бу ысул белән фатир алыр алдыннан бик озак уйладык әлбәттә, ләкин мөселман кешесе буларак, безгә иң мөһиме фатирны процентсыз алу җаен карау иде. Хәтта, артык түләү булмавына караганнан күбрәк, процентка (риба) кермәүне карадык. Беренчедән, әлбәттә риба булмау кызыксындырды, чөнки ул бик куркыныч нәрсә. Пәйгәмбәребез хәдистә "Аллаһ Тәгалә риба ашаучыны, аңа вәкаләтле булучыны, ике шаһитны һәм язучыны ләгънәт кылды", дигән. Шуңа күрә без процент белән бәйләнүгә катгый каршы булдык. Гаиләбез белән алдан ук: "Алмасак алмыйбыз, ләкин процентка кермәячәкбез", дип сөйләшеп куйдык.

— Мондый рәвешле торак алу өчен нинди шартлар куела?

— Шунсы уңайлы, фатир алыр алдыннан бернинди шартлар куелмый диярлек. Артык документ сорамыйлар, паспорт кына кирәк, эш урыннарыннан документлар сорамыйлар, хезмәт хакы никадәр икәне дә мөһим түгел.

— Кооператив әгъзасы булыр өчен никадәр акча түләргә кирәк?

— Беренче килгәндә күпмедер акча түлисең, кооперативка керү өчен дә түгел, килешүләр төзегән өчен (рәсми сайтта әйтелгәнчә, кооператив әгъзасы булыр өчен бер тапкыр 10 мең сум түләргә кирәк - ред.)

— Фатир алганда беренче кертем ничә мең булырга тиеш?

— Кооперативка кергәндә фатир бәясеннән 30 процент түләү кирәк, беренче кертем шул була да инде. Аны өч айга бүлеп тә түләргә мөмкин. Мәсәлән, без 10 процент түләп кооперативка кергән булып саналдык. Йорт ул вакытта төзелеп беткән иде, ләкин чистарту, яраклы рәвешкә китерү эшләре әле калган иде. Йорт тулысынча кулланылышка тапшырылганчы безгә 20 процентны түләп бетерергә кирәк диделәр, ягъни өч ай эчендә. Фатир ачкычлары 30 процентны түләп бетергәч, уртача өч айдан биреләчәген әйттеләр. Без февраль тирәсендә ачкычларны алырга тиеш идек, ләкин безнең йортны тизрәк кулланышка тапшырдылар һәм без иртәрәк алдык, ноябрь айларында безгә инде ачкычларны тапшырдылар. Өч айдан алданрак алдык булып чыкты.

"Унистрой" төзегән "АртART City" торак комплексы
"Унистрой" төзегән "АртART City" торак комплексы

— Ачкыч бирелгәннән соң сез фатирның хуҗасы итеп санала башладыгызмы?

— Ачкыч алганнан соң без анда яши алабыз, тора алабыз, теркәлә алабыз. Ләкин теркәлүгә (прописка) керер алдыннан безгә кооперативтан рөхсәт алырга кирәк булды, чөнки әлегә фатирның хуҗасы булып син түгел, ә кооператив санала. Шуңа күрә теркәлүгә керер алдыннан алардан рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәт алу белән бернинди проблем килеп чыкмады.

— Оешманың рәсми сайтында беренче кертем 50 процент дип язылган.

— Белгәнемчә, беренче мәлдә ул 50 процент булган, без алган вакытта 30 процент иде. Ялгышмасам, хәзер дә кайбер торак комплексларында ул 50 процент, кайсыларында 30. Беренче кертем фатир бәясеннән исәпләнә. Ягъни, фатир бәясеннән 30 процент түлисең дә, ә калган 70 проценты ничә елга алганыңа карап бүленә. Безнең очракта биш елга бүленде, ягъни, биш ел дәвамында һәр айны төгәл билгеләнгән бәяне түләп барырга кирәк, ул бәя артып та, кимеп тә бармый. Хәзер, ялгышмасам, түләү вакыты җиде елга бирелә.

— Бу ысул безнең җирлектәге гадәти процентлы ипотекадан нәрсә белән аерыла? Чөнки, белүемчә, бу очракта да фатир бәясеннән тыш артык түләүләр бар.

— Фатир бәясеннән тыш өстәмә бернинди түләүләр дә юк. Монда бары тик әгъзалык кертеме бар. Моны ничек аңларга: рассрочка түләгән чорда, безнең мисалда ул биш ел, без ай саен шушы кооператив әгъзасы булып торган өчен бер мең сум кертеп барырга тиеш. Әйтик, без ике миллион бер йөз мең сумга алдык ди фатирны, биш елдан соң тулаем бәяне санасак ике миллион бер йөз алтмыш мең сум акча түләгән булып чыгабыз. Ике очракта да артык түләү бар дигәннән, әйе, ләкин, түләнеп барган әгъзалык кертеме процент булып бармый. Ул алдан килешенгән бәя (бер мең) һәм минем аңлавымча, ул кооператив сиңа хезмәт күрсәткән өчен түләнә. Ә банктан ипотека алсаң, анда банк сиңа хезмәт күрсәткән өчен генә түләмисең, ә алынган кредитның бәясен арттырып түләячәксең, ә бу инде риба була. Кызыксыныр өчен, "Унистройга" 30 процентны түләгәннән соң калган бәя хакын банкка кереп санатып карадым. Биш елга җиде процент белән исәпләгән очракта 300 меңнән артык килеп чыкты. Күргәнегезчә, 60 мең белән 300 мең сумның аермасы сизелерлек һәм кабатлыйм, икенче очракта - бу риба булып санала.

"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы
"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы

— Инде берничә ай шушы кооперативта торасыз, берәр нинди яшерен, ягъни алдан белмәгән түләүләр түләргә туры килдеме?

— Яшерен өстәмә түләүләр юк. Нәрсә өчен һәм никадәр акча түлиячәгең — барысы да алдан ук ачыктан-ачык әйтелә.

— Уңай якларын барлап китә аласызмы?

— Беренчедән, паспорт белән генә кооперативка керә аласыз, ягъни фатир ала аласыз булып чыга. Икенчедән, мөселманнар өчен иң уңай нәрсә — процент бармавы. Һәм тагын бер мөһим әйбер, банктан кредит алганда алган фатирны иминиятләштерү мәҗбүри. Монда исә, иминиятләштерәсеңме, юкмы — ансы синең карамакта кала, бу мәҗбүри шарт түгел. Һәм түли алмаган очракта штрафлар, өстәлгән бәяләр (пени, неустойка) юк, чөнки шәригать буенча андый әйбер тыелган. Тагын уңай якларының берсе — ана капиталын беренче кертем буларак кертү мөмкинлеге һәм шулай ук фатир алганда, иске фатирыңны трейд-ин програмы буенча беренче кертем итеп куллана алу. Бу очракта иске фатир базар бәясе белән алына дип беләм.

— Уңайсыз якларын атый аласызмы?

— Бер уңайсыз ягы бар, фатир бәясен тулысынча түләп бетермичә, балаларыңны фатир өлешчесе итеп теркәп булмый. Ләкин уңай яклары күбрәк. Яшь мөселман гаиләләре арасында фатир алырлык дәрәҗәдә булганнарны бармак белән генә санарлык, шуңа күрә мондый ысул бик уңайлы вариант дип саныйм. Беренче кертемең булса, рәхәтләнеп шул торак кооперативына керә аласың һәм, минемчә, беренче кертемең булса, банкка барыр урынына шунда барырга кирәк.

Монда фатир сайлап алу мөмкинлеге дә киң, үзеңә ошаганын сайлыйсың да, килешү төзеп аны алдан резервлап куясың. Шуннан соң ул фатирны беркем дә карый да, сатып та ала алмый.

"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы
"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы

Һәм тагын бер нәрсәне искәртеп үтәсе килә, процентлы ипотека алган танышларым арасында "Сезнең дүрткел метры кыйбатка төшкән", диючеләр булды. Бер караганда әйе, дүрткел метры кыйбатрак күренә (уртача 60 мең сум — ред.), тик мин процент түләмим. Алган айда нинди бәягә чыга, ахыр айда да якынча шул бәя белән булачак ул. Ә процентлы кредит алганда, аның дүрткел метры арзанрак күренсә дә, түләп бетергәннән соң санасаң, никадәр артык бәя түләгәнең күренә. Шуңа күрә монда фатир алганда булган бәяне түгел, ә түләп бетергәннән соң фатир нинди бәягә төшәчәген карарга кирәк. Ягъни, ике миллионга алып шул бәяне дүрткел метрларга бүлеп бәяне чыгару түгел, ә ипотеканың процентлар белән чыккан бәясен бүлергә кирәк. Ул очракта аермасы сизелә. Шуның белән халык бутала да инде, имеш сез кыйбатка алгансыз фатирны, безнең арзанрак булды диләр. Фатир алгандагы бәяне арзан булды дип әйтү ни файда, әгәр дә син аны түләү вакыты азагында күпкә арттырып түлисәң?

Минем очракта алган вакытта дүрткел метры кыйбатрак күренсә дә, ахыр чиктә дәүләткә артык акча түләмәү сөендерә дип әйтәсем килә.

* * *

Бүгенге заманада процентсыз түләү булуга ышану авыррак. Әлеге торак кооперативы бернинди табышсыз үзе өчен югалтулар белән эш итә булып чыгамы, дигән сорау белән без кооператив җитәкчесе Рөстәм Шәфигуллинга мөрәҗәгать иттек.

Мөселманча торак кооперативы: Табыш алу максат булып тормый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:37 0:00

— Рөстәм әфәнде, хәзерге заманада фатир өчен процентсыз түләүләрне күз алдына китерү авыр. Сезнең оешма нәрсәдән табыш ала булып чыга соң?

— Табыш-югалтулар бармы дигән сорауга, "Жилищные традиции" кооперативы комерциясез оешма икәнен алдан әйтеп куясым килә. Табыш алу максат булып тормый. Кооператив әгъзалары безнең партнерлар булып санала, без аларны салым органнарында шулай ук теркәп куябыз һәм алар бер-берсенә партнерлык рәвешендә фатир алырга ярдәм итә, эчке документлар буенча куелган чират буенча. Табышка килгәндә, монда халык фатирны өлешләп түләү рәвешле фатирның дүрткел метрларын өлешләп сатып ала. Ягъни, монда куелган бәяне, әйтик процентлы ипотекадагыча ваклап түләү түгел, ә нәкъ менә дүрткел метрларны ваклап түләү бара. Кооператив әгъзасы беренче кертемне түли, ул бәягә карап фатир мәйданынының ничә дүрткел метры түләнгән булганы исәпләнә һәм калган дүрткел метрлар җиде елга бүленеп кооператив әгъзасы тарафыннан эзлекле рәвештә түләнә.

— Дүрткел метрларны сатып алу тәртибе ничек башкарыла һәм бәясе ничек исәпләнә?

— Милек хокукы кооперативка күчмәгән, йорт тапшырылмаган һәм кадастр теркәлүгә куелмаганга кадәр дүрткел метрларның бәясен йорт төзүче оешма билгели. Йорт кадастр теркәлүгә куелып кооператив милеге булып санала башлагач, ай саен сатып алына барган дүрткел метрның бәясен, бәйсез бәя бирү ширкәте хисабына карап, кооператив билгели. Ул хисап һәр квартал саен бирелә һәм андагы үзгәрешләр базарда булган факторларга бәйле.

— Кайсыдыр очракта сатып алучы беренче кертем итеп 30 процент, кайсыдыр очракта 50 процентын кертә. Бу нәрсәгә бәйле?

— Моны тулысынча йорт төзүче оешма билгели.

— Кооператив эшчәнлеге тулысынча шәригать кануннарына туры килә дип әйтәсез, аның концепциясе кем тарафыннан төзелде?

— Моңарчы безнең "Жилищные возможности" дигән кооператив 2013 елдан башлап эшләп килгән иде инде. Ул әлеге кооператив белән охшаш, бары тик устав документларында, резервлау формасында, килешү формаларында аерма булды. Шуның өчен диярлек, килешү формалары ислам хокукында булган принципларга яраклаштырып, шәригать кануннарына туры килгән аерым кооператив төзелде дә. Мондый рәвешле сатып алу мөмкинлеге, безнең җирлектә күп санлы булган ислам динен тотучыларга юнәлтелеп эшләнде, чөнки бүгенге көнгә республикада иң таралган дин - ислам дине һәм алга таба да аның үсеше күзәтелә. Ләкин, әлбәттә бу програмны төрле дин вәкилләре дә куллана ала.

"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы
"Унистрой" төзегән "ART City" торак комплексы

Фатирларны өлешләп түләп алу моделенең концепциясе "Әл-мизан" мөселманнарга хокукый ярдәм үзәге һәм Русия ислам институты белгечләре ярдәмендә төзелде һәм әйтергә кирәк моның үтәлүе дә тикшерелеп тора.

Әлеге кооператив өчен аерым хисап ачылды, кооператив әгъзалары керткән барлык акчалар да шунда күчерелә. Ул хисап депозит, яисә башка керемнәр алыр өчен кулланмый һәм, эшебезне залог кулланмый һәм түләүдә башка затлардан җаваплылык таләп итмичә алып барабыз. Бу да шәригать кануннарына туры китерелеп эшләнде.

— Рөстәм әфәнде, коммерциясез оешма, табыш максат булып тормый дип әйтеп киттегез, ләкин бүгенге көндә табышсыз хезмәт күрсәтү була алмый бит инде?

— Карагыз, безнең ай саен кереп барган әгъзалык кертемнәре бар. Безнең кооперативның булуы, хезмәткәрләргә хезмәт хакы, аренда өчен түләүләр шуңардан исәпләнә. "Унистрой" оешмасы моннан нинди табыш ала дигәндә, төзелгән йортлар тизрәк гамәлгә керә, ягъни йорт төзелеп тапшырылган вакытка барлык фатирлар да сатылып беткән була диярлек. Шулай итеп, оешма, төзелеп тапшырылган объектны тотуга чыгымнарын да киметә булып чыга.

* * *

Рөстәм Шәфигуллин белән сөйләшкәннән соң, әлеге ысул белән фатир алган Рәзил әфәнде белән элемтәгә кереп, фатир ачкычлары тапшырылганнан соң дүрткел метрның бәясе никадәр артуы белән кызыксындык. Рәзил әфәнде уртача 200-300 сумга артты дип әйтте.

XS
SM
MD
LG