Донзо халкы аучылары киеменнән булган сугышчылар утлы корал һәм пычаклар кулланган. Һөҗүм башлар алдыннан алар авылны чолгап алган. Йөкле хатыннар, балалар, картлар да үтерелгән.
Якындагы Банкасс шәһәре меры бу соңгы еллардагы иң рәхимсез һөҗүм дип белдерде.
Огоссагу авылының бер кешесе Reuters-ка әйтүенчә, бу һөҗүм әл-Каидә бүлегенең хәрби базага һөҗүменә җавап булырга мөмкин. Ул һөҗүмдә кимендә 23 хәрби һәлак булган. Әл-Каидә бу һөҗүм фулани халкы көтүчеләренә карата көч куллануга җавап булды дип белдерде.
Донзо халкы аучылары белән ярым күчмә фулани көтүчеләре арасында җир һәм су ресурслары өчен бәрелешләр еш була. Донзолар Малидагы иң зур халык булган бамбараларның бер өлеше.
Соңгы елларда әл-Каидә бу төбәктәге халыклар арасындагы каршылыкларны үз сафларына яңа кешеләр җәлеп итү өчен куллана.