Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак


Бабичка һәйкәл Уфаның "Башкортостан" дәүләт концерт залы алдындагы мәйданга куелачак.

Шәйехзада Бабич (1895-1919)
Шәйехзада Бабич (1895-1919)

Быел июньдә күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылачак. Бу хакта Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин сүзләренә сылтанып, "Башинформ" яза.

Гайнуллин хәбәр итүенчә, һәйкәл "Башкортстан" дәүләт концерт залы янындагы мәйданга куелачак. Һәйкәлнең иң яхшы проектын ясауга бәйге игълан ителгән. Аны июньдә V Дөнья башкортлары корылтае уздыру вакытында ачу ниятләнә.

Шәехзадә Бабич исеме "Башкортстан республикасы дәүләтчелегенең барлыкка килүе һәм үсеше: 100 шәхес" проекты исемлегенә кертелгән иде. Әлеге проект кысаларында 100 шәхеснең исеме мәңгеләштереләчәк.

Былтыр Башкортстан режиссеры Булат Йосыпов шагыйрьгә багышланган "Бабич" фильмы да төшергән иде. Картина нигезенә 1914-1919 елларда Башкортстан, Оренбур, Троицки, Чиләбе җирлекләрендә булган тарихи вакыйгалар алынган. Фильмны "Живая лента" киноширкәте республика биргән 9 млн сум грантка төшергән. Башкорт телендәге фильм рус субтитрлары белән күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG