Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ислам көллияте ябыла, бинасы Болгар ислам академиясенә тапшырыла


Казан ислам көллияте бинасы
Казан ислам көллияте бинасы

Казанда өч мәдрәсәнең берсе - Казан ислам көллияте ябыла. Бинаны Болгар ислам академиясенә тапшыру каралган.

Өч атна элек Болгар ислам академиясе (БИА) ректоры итеп билгеләнгән Данияр Абдрахманов үз эшчәнлеген башкаланың өч мәдрәсәсенең берсе - Казан ислам көллияте бинасын яулаудан башлады.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтыннан күренгәнчә, мондый башлангыч белән нәзарәт үзе чыккан. Мөфтият белдерүендә әйтелгәнчә, Абрахманов Казанның "Әл-Мәрҗани" мәчетен зиярәт иткәндә мәчет имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин белән очрашкан һәм очрашу барышында БИАның Русия күләмендә зур әһәмиятен искә алып, Мәрҗани мәчете комплексына кергән Казан ислам көллияте бинасын академиягә аның башкаладагы вәкиллеге өчен тапшыру тәкъдиме белән чыккан. Ректор тирән рәхмәтен белдереп, әлеге мөрәҗәгатьне өйрәнер, дип ышандырган.

Бу мәгълүматны Азатлыкка БИАның элекеге ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин дә раслады. Русия ислам институты ректоры әйткәнчә, хәзерге вакытта Болгар ислам академиясенең Казандагы вәкиллеген бер бинада туплау мөһим. Әлегә алар элек нәзарәт бинасы булган, хәзер "Хозур ТВ" утырган корылмада урнашкан иде. Бер өлеше Русия ислам институтында утырган. Хәзер барысы бер бинада тупланачак. Рәфыйк Мөхәммәтшин ​әйтүенчә, Казан ислам көллиятендәге 30га якын укучының киләчәк язмышы төгәл ачык түгел.

"Казан ислам көллиятенең киләчәге турында без элек тә фикер алышкан идек, бәлки ул башка урында ачылыр. Аның шәкертләре Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе яки "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә дә күчәргә мөмкин. Ничек кенә булмасын, агымдагы уку елын алар Казан ислам көллияте бинасында төгәлләргә тиеш" диде Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта, Казан ислам көллиятенең яңалыклар бүлегендә 2019-2020 уку елына шәкертләрне кабул итү бара диелгән.

Казан ислам көллияте – "Әль-Мәрҗәни ислам комплексына караган урта профессиональ дини белем бирүче уку йорты – 2003 елда ачыла. Көллият 1880 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан. Заманында бу бинада "Мәрҗәния" мәдрәсәсе була. Дәресләрне мәшһүр татар галиме, тарихчы, хөрмәтле остаз Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни (1818 - 1889) алып бара. Шиһабетдин хәзрәт уку барышын үзгәртә. Ул дини дәресләрдән тыш дөньяви фәннәр укытуны да кертә. Әлеге мәдрәсәдә Габдулла Апанаев, Салих Сәйдәшев, Мурат Рамзи кебек галим һәм сәнгать эшлекләре дә белем алганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча бу мәдрәсәдә бөтен мөселман дөньясында билгеле булган атаклы татар галиме, фикер иясе Муса Җаруллаһ Бигиев та укыган.

XS
SM
MD
LG