Accessibility links

Кырымда кырымтатарлар йортларында тентүләр бара


Кырымтатарлар йортларында тентүләр
Кырымтатарлар йортларында тентүләр

Тентүләр "Хизб үт-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнелгән кешеләр йортларында уза.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнелгән кырымтатарлар йортларында тентүләр үткәрә.

Бу хакта Русиянең Кырмдагы ФСБ идарәсенә сылтанып Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Шикләнелүчеләрнең саны һәм аларның исемнәре әйтелми.

"Кырым бердәмлеге" оешмасы мәгълүматына күрә, тентүләр Акмәчеттә, Акмәчет районында һәм Белогорски районы Владимировка авылында, барлыгы 20ләп урында бара.

​Активистлар хәбәр итүенчә, Акмәчетнең Каменка бистәсендә тентү барган кварталны Росгвардия камап алган, җирле халыкны өйләренә кертмиләр.

2014 елда Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнелеп барлыгы 31 кырымтатар эзәрлекләнүгә дучар булды.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы Русиядә 2003 елда тыелды, Украинада ул ирекле эшли.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG