Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават шәһәре бала табу йортында эш хаклары түбән булу сәбәпле 21 хезмәткәр эштән киткән


Башкортстан хакимияте хосусый ширкәт карамагына тапшырылган бала табу йортын дәүләт структурасына кире кайтара.

Башкортстан хакимиятләре Салават шәһәрендәге бердәнбер бала табу йортын моңарчы идарә итеп килгән "Генус" хосусый ширкәте белән килешүне өзәргә булган. Бу турыда Facebook-та республика вице-премьеры Ленара Иванова язды. Тарафлар арасында килешүне туктату турында аңлашу бар диелә. Бала табу йорты шәһәр хастаханәсе структурасына кайтарыла.

Бу бала табу йортында эш хакларының бик түбән булуы сәбәпле 20-дән артык хезмәткәр үз теләкләре белән эштән китәргә мәҗбүр булган. Бу турыда РЕН ТВга акушер бүлеге җитәкчесе Елена Рәхмәтуллина сөйләгән.

Рәхмәтуллина әйтүенчә, 14 табиб, биш акушер-гинеколог, ике неонаталог эш артык күп, хезмәт хаклары бик түбән булу сәбәпле эштән киткән.

Шәфкать туташы Елена Шорохова үзенең айлык эш хакы 14 мең сум булуын, ә бала табу йорты хосусый ширкәт карамагына күчерелгәннән соң хезмәткәрләрнең аңарчы исәпкә алынган барлык уңышлары һәм хезмәт стажы сызып ташлануын әйтә.


Кичә Русия президенты карамагындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Наталия Евдокимова белән очрашу вакытында бала табу йорты җитәкчесе Албина Фатыхова уртача эш хакларының күпме булуын әйткәч залдагы хезмәткәрләр дәррәү рәвештә кычкырып көлде.

"Табибларның эш хакы 61200, неонатологларның 66500, акушерларның 35000, балалар шәфкать туташларыныкы 29500 сум", дигән иде Фатыхова. Моңа залдагылар кычкырып көлде һәм алкышлар яңгырады, "Зур рәхмәт!", "Нинди яхшы хезмәт хаклары!" дигән сүзләре ишетелде.


Соңрак Фатыхова хезмәткәрләрнең көлүен "провокация", "җәмәгатьчелеккә уйнау" һәм "алдан планлаштырылган сценарий" дип атады.

XS
SM
MD
LG