Accessibility links

Татарстан югары мәхкәмәсендә активист Равилова эше 24 апрельгә күчерелде


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Казанда урам чарасы уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепләнгән һәм 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән активист Гөлназ Равилованың бүген Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралырга тиешле эше 24 апрельгә күчерелде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә 30 сәгать мәҗбүри эш хөкеме чыгарылган "Ачык Русия" активисты Гөлназ Равилованың аппеляция шикаяте Татарстан югары мәхкәмәсендә 27 март каралырга тиеш иде.

Югары мәхкәмәнең 2нче санлы залында сәгать 12дә мәхкәмә башланган утырышта башка эшләр каралса да, Гөлназ Равилова эше каралмады.

Мәхкәмә сәркатибе 50 минуттан чыгып Азатлык журналистына, Равилова эшенең 24 апрельгә күчерелүен, хөкемдарның нигә мондый карар кабул итүен, күчерелү сәбәбен белмәвен әйтте.

Мәхкәмә утырышына активист Гөлназ Равилова үзе дә, аның адвокаты Эльза Нисанбекова да килмәде.

Равилованы узган ел 12 декабрь Русия Конституциясе көнендә оештырылган сәяси чарада катнашкан өчен тоткарлап, беркетмә төзегәннәр иде. Аны бу чараны уздыру алдыннан хакимият оешмаларына алдан хәбәр итмәү кагыйдәсен бозуда гаепләделәр.

14 февраль әлеге эш Вахитов районы мәхкәмәсендә каралды. Утырышта Гөлназ бу гаепне танымавы хакында белдерде. Активист сүзләренчә, беркетмә аннан башка тутырылган.

"Ачык Русия" хәрәкәте активистлары Равилова һәм Дмитрий Егоров 12 декабрь Татарстан парламенты, югары мәхкәмәсе, "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бинасы каршында "Түрәләр, алай ярамый", "Депутатлар, алай ярамый", "Полиция, алай ярамый", "Хөкемдарлар, алай ярамый" дигән шигарләр тотып торды.

Моңа кадәр Вахитов районы мәхкәмәсе Егоровны да гаепле дип тапты һәм 12 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

Равилованың яклаучысы Эльза Нисанбекова мәхкәмә карарын Татарстанның югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG