Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы фатирда шартлау нәтиҗәсендә бер кеше яраланган


Шартлау булган йорт
Шартлау булган йорт

Шартлаудан соң чыккан янгын сүндерелгән.

Казанда Җиңү проспекты, 34 адресында теркәлгән тугыз катлы йортта шартлау булды. Сигезенче каттагы бер фатирда табигый газ шартлаган дип фаразлана.

Шартлаудан соң ут капкан фатирдагы янгын сүндерелгән. Фатирның балконында яралы бер кеше табылган, табиблар аңа ярдәм күрсәтә.

Әлегә башка чыганаклардан расланмаган хәбәргә караганда, шартлау фатирда түшәм ясау эшләре вакытында чыккан булырга мөмкин.

Шаһитлар Idel-реалиига әйтүенчә, янгын вакытында бер кеше балконнан сикергән.

XS
SM
MD
LG