Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә интернетка тоташкан көнкүреш җиһазларындагы мәгълүмат махсус хезмәтләр өчен ачык булачак


"Яндекс.Станция" акыллы аудио җиһазы
"Яндекс.Станция" акыллы аудио җиһазы

Хөкүмәт интернетка тоташа торган көнкүреш җиһазлары сатучыларны махсус хезмәтләргә ул җиһазларда сакланучы мәгълүматларны интернет аша алу мөмкинлеге бирергә мәҗбүр итәчәк.

Русиядә интернет үсеше концепциясендә шул турыда язылган дип хәбәр итә “Коммерсантъ” газеты. Бу документны илнең дигитал үсеш һәм элемтә министрлыгы расларга җыена.

Бу проект нигезендә акыллы җиһазлар СОРМ структураларының күзләү системнарына тоташырга, тәртип саклау оешмалары ул җиһазлардагы мәгълүматны карау мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Моннан тыш хакимият Русиядә эшләүче акыллы җиһазларның ябык челтәрен булдырырга тәкъдим итә. Һәрбер җиһаз һәм аның интернетка тоташуы дәүләт тарафыннан идентификацияләнергә тиеш булачак, идентификацияләнмәгән җиһазларны куллану чикләнәчәк диелә.

  • Акыллы җиһазлар IT-технологияләр үсешендә иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Gartner ширкәте исәпләвенчә, 2019 елда интернетка 14,2 млрд акыллы җиһаз тоташса, 2025 елда аларның саны 25 млрд булачак.
  • Schneider Electric агентлыгы тикшерүләренчә, Русиядә мондый җиһазлар базары елга уртача 7-8 процентка үсә бара. 2020 елда аларның гомум бәясе 80 млрд сумнан артып китәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG