Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутия башлыгы мигрантларны эшкә алуны тыйды


Айсен Николаев
Айсен Николаев

Якутия башлыгы Айсен Николаев 2019 елда республикада мигрантларны эшкә алуны тыю фәрманы чыгарды. Бу турыда Якутия башлыгы сайтында языла.

Мигрантларга 33 төрле эшчәнлек тыелачак, алар арасында транспорт, сәүдә, төзелеш, авыл һәм урман хуҗалыклары һәм кунакханәләрдә эшләү дә бар.

17 мартта республика башкаласы Якутскида мигрантларга каршы зур протест чарасы узды. Моңа Урта Азиядән килгән бер эшченең җирле кызны көчләве сәбәп булды. Шуннан соң читтән килеп эшләүчеләргә янаулар башланды. Автобус йөртүче бер мигрантка җиде кеше һөҗүм иткәннән соң 80-нән артык автобус йөртүче эшкә чыкмады.


Икенче көнне шәһәр стадионында республика халкы җыены узды. Анда Якутия башлыгы Айсен Николаев һәм Якутски мэры Сардана Авксентьева канунсыз мигрантлар мәсьәләсен чишәргә вәгъдә бирде.

20 мартта Авксентьева Якутия башкаласындагы протестларның чын сәбәбе - Русиядә икътисади вазгыятьнең начараюы, бәяләр арту, кешеләрнең керемнәре түбән булу һәм эшсезлек дип аңлатты. Аның әйтүенчә, Урта Азиядән килгән эшчеләрнең бер җирле кызны көч белән алып китеп көчләве ризасызлыкларның чиктән ашуына китергән.

XS
SM
MD
LG