Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Табыш алу максатыннан кибетләрдә нурланышлы ризык сатмакчылар"


Архив фотосы
Архив фотосы

Февральдә Калуга өлкәсендә нурландыру үзәге ачылган. Ел азагына бу технологияне илкүләм җәелдерү көтелә. Ит, бәрәңге һәм бөртекле культуралар беренче чиратта нурланыш алачак. Нурландырылган ризыклар озак сакланып күп табыш алу мөмкинлеге бирә. Моның халыкка зыяны турында уйланылмый.

Җитештерүчеләрне ит, бөртекле культуралар һәм башка азык-төлекне нурланыш аша уздырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Бу хакта канун проекты Русия думасына кертелде дип хәбәр итә "Российская газета". Моннан тыш быелның февраль аенда Русиядә азык-төлекне нурландыручы "Теклеор" беренче коммерция үзәге ачылды. Калуга өлкәсендә урнашкан әлеге радиацион-технологик комплекстан соң, Новосибирски, Мәскәү өлкәләрендә дә яңа үзәкләр ачылырга тиеш.

Бу көннәрдә бөтен Русия буйлап азык-төлекне нурландыруга каршы һәм нурланыш алган ризыкларга махсус тамга куелуны таләп итүче акция уза. "Социаль-экологик берлек" бөтенрусия иҗтимагый оешмасы игълан иткән әлеге акция кысаларында Казанда да төрле чаралар үткәрелә.

Беренчеләрдән булып 10 март көнне Авиатөзелеш районындагы Ленин мәдәният сарае каршында "Фукусима-1" атом электр станциясе фаҗигасенең 8 еллыгына карата пикет узды. Аны оештыручылар Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар сакланучы урынны ябуны, атом электр станцияләрен бетереп җил тегермәннәре куюны, Казан кысаларында чүп яндыру заводы төземәүне таләп итте. Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының ике ел дәвамында кайбер ризыкларны нурланыш аша уздырып халыкны агулау белән шөгыльләнүен җиткерергә тырыштылар. Шулай ук Түбән Кама сусаклагычындагы суны 63 метрдан 68 метрга кадәр күтәрү 300 һектар җирнең су астында калуга китерәчәген, экологик, икътисади зыян салачагын сөйләделәр.

Казандагы пикет
Казандагы пикет

Пикетның икенче көнендә "Русиядәге азык-төлекне нурландыру үзәкләренең эше нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?" дигән темага түгәрәк өстәл һәм матбугат конференциясе үткәрелде. Югарыда әйтелгән акцияне 26 апрель – Чернобыль фаҗигасе көненә кадәр дәвам итәргә кирәк дип таптылар. Бу көннәрдә активистлар нурланышның нинди зур зыян салуы хакындагы мәгълүматны халыкка җиткерергә тырышачак, акциягә кушылган иҗтимагый оешмалар үз мөрәҗәгатьләрен дәүләт оешмаларына юллаячак.

Татарстаннан башланган чираттагы тәҗрибә

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов Азатлык белән әңгәмәдә нурланышның зыяны, моңа кадәр булган тәҗрибәләр һәм күпсанлы хакимият органнарына язылган мөрәҗәгатьләренә алынган "буш" җаваплар турында сөйләде.

—​ Альберт әфәнде, сезнең оешма нинди максат белән, кайчан булдырылды?

— Совет вакытында Чернобыльдәге радиациядә зыян күргән малларның ите халыкка сау-сәламәт мал ите белән бергә 1:10 микдарында катыштырып сатыла икән дигән мәгълүмат таралды. 1989-1990 еллар иде ул. Шул чакта актив төркем оешып, иҗтимагый оешма теркәп, без бик күп оешмаларга сораулар юлладык һәм җаваплар алдык. Анда әлеге иттәге радиация күләме халыкка зыян салырлык дәрәҗәдә булмавы турында әйтелгән иде. Берничә ел элек безнең оешма рәсми булудан туктады, чөнки яңа канун нигезендә бездән квартал саен хисап таләп итә башладылар. Шуңа карамастан атомга каршы җәмгыять эшли һәм чаралар уздырып торабыз.

—​ Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен эксперимент рәвешендә нурландыру турында сүз 2010 елда ук булган иде. Ул чакта матбугат чаралары моны актив күтәреп чыкты, хәтта проектны мактаган мәкаләләр дә күрдек. Нишләп бу тәҗрибә дәвамлы булмады?

— Җәмәгатьчелек моңа катгый каршы булганга ул тукталды. Югыйсә, 2010 елда өч районда эксперимент уздырган булсалар, 2011 елда ул – 7 районга, аннары бөтен районнарга таратылып, соңыннан Русиянең башка регионнарына да җәеләсе хәл иде. Шул вакытта гына без Татарстан территориясендә, Биектау тирәсендә нурландырырга сәләтле фәнни үзәк булуын белдек. 2010 елда Татарстанда 615 гектар җиргә нурланышлы авыл хуҗалыгы культуралары утыртылды. Яшел Үзәндә утыртылган нурланган бәрәңге тишелмәде, ә менә Спасстагы бөртекле культуралар тишелде, үсте. Моны ул чакта корткычларны һәм гөмбәләрне бетерү өчен кирәк дип аңлаттылар. Рекламлы, матур рәсемнәр белән "Метро", "Ва-банк" кебек төсле газетларда бу технологияне мактый башладылар. Бакча җиләге рәсеме бигрәк тә истә калган. Болай гына саклаганда ул 7 көн тора, ә нурланыш кичерсә 21 көн саклана дип язганнарын хәтерлим. Бу "Росатом" аша финансланды. Алар "Изотоп" дигән оешма булдырып, бөтен Русиягә нурландырылган культураларны әкренләп таратырга тотынды.

Альберт Гарапов
Альберт Гарапов

Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы продукциясе генә түгел, бөтен культуралар, хәтта ит, балык та нурланыш аша узасы иде. Казанда, күршедәге Димитровградта нурланыш үзәкләре төзеләсе турында да билгеле булды. Без шушы хәлләр сәбәпле 2010 елның декабрендә үк Бөтендөнья татар конгрессы бинасында конференция оештырдык, анда бик күп галимнәр катнашты. Новосибирски шәһәреннән килеп чыгыш ясаган галим дә истә калган. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы ул чакта акланган иде: имеш, "Росатом" Спасс районы хакимияте белән алар белдегеннән башка килешеп кенә экспериментка ризалашкан, ә министрлык белми калган. Конференция нәтиҗәсе буларак, нурланышны туктатырга дигән фикергә килдек. Шуңа карамастан, Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы әле 2011 елда да бу програмны алга төртеп маташты. Ул елны без дә бик күп чаралар оештырдык, 2012 елда без нурланышның зыяны турында язылган буклет бастырып тараттык.

—​ Ничек уйлыйсыз, нигә Русиянең бөтен програмнары Татарстаннан башлана? Белүебезчә, Татарстанда продукцияне нурландыру өчен махсус үзәкләр юк. Ләкин бу проект та Татарстаннан башланды. Ни өчен?

— Монда берничә сәбәп дип уйлыйм. Беренчедән, Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы өлкәсендә азмы-күпме тотрыклы регион. Терлекчелек тә яхшы сакланган. Үзебезнең фәнни үзәк, Казан университеты бар. Фәнни-техник база да үсештә дигән сүз. Бу проект бит фән, сәнәгать ягыннан мөмкинлекләр сорый. Димитровградта радиацион нурланыш буенча Фәнни тикшеренү институты бар. Ләкин төп сәбәп табыш алу максаты дип уйлыйм. Бу програм өчен, фәнне үстерүгә акча алып була. Эксперименталь кырлар да "Росатом" яки хакимият хисабыннан чәчелә. Гел акча турында гына түгел, бүгенге һәм киләчәк буынның сәламәтлеге турында да уйларга кирәк бит! Мондый ризыкның беренче чиратта авырлы хатын-кызларга һәм балаларга зыяны бик зур. Ә алар безнең киләчәк.

—​ Хакимият бу нурланыш ризыкларның саклану вакытын арттыру өчен кирәк дип әйтә. Бик күп ризык чүплеккә ташлана, ресурслар бушка сарыф ителә. Моны булдырмау өчен, нурланыштан башка ниндидер башка ысуллар бармы?

Тауарны озаграк саклауны төрле агулар, пестицидлар, ашламалар яисә нурланыш хисабына гына тәэмин итеп була диләр

— Әлбәттә, бар. Алар тауарны озаграк саклауны төрле агулар, пестицидлар, ашламалар яисә нурланыш хисабына гына тәэмин итеп була диләр. Ике зыян арасыннан кечерәк зыянны сайлап, нурланышны тәкъдим итәләр. Ә без икесе дә зыянлы дибез. Бездә хәзер ашламасыз яки пестицидсыз ризык юктыр инде. Әле шуңа өстәп аны радиацияле нурланышка да дучар итсәләр, боларның икесе бергә организмга аерым-аерым ясалган зыянга караганда күпкә күбрәк зыян сала. Боларның икесен дә төшереп калдырып, инфраструктураны яхшыртырга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш тизрәк киштәләргә барып җитсен өчен транспортны, логистиканы яхшыртсак яхшырак бит. Суыту җайланмаларын киңрәк кулланырга, азык-төлек сыйфаты контролен арттырырга, чери башлаган түгел, ә сыйфатлы тауарларның килүен тәэмин итәргә, тикшереп торырга кирәк.

—​ Болар бит өстәмә персонал, бик күп чыгымнар таләп итә?

Бу технология киң кулланыла башлагач, без кибеттә нурланышсыз продукт таба алмаячакбыз

— Радиация белән нурландыру да зур чыгымнар сорый. Иң беренче чиратта нурландыру үзәкләрен ачу, аларны саклау зур чыгым дигән сүз. Ул өстәмә куркыныч тудыручы объект та бит әле, аннан террорчылар файдаланырга мөмкин. Бу объектларны саклаучы гына түгел, анда эшләүче персонал да югары квалификацияле, белемле, сакчыл булырга тиеш, чөнки нормативларны күзәтергә кирәк. Мәсәлән, радиацияне тиешеннән аз гына артыграк җибәрсәң, ризыкта радиация эффекты артып, радиацион изотоплар барлыкка килә ала. Альфа, бетта нурланышлар, мәсәлән. Алар молекулаларны җимереп кенә калмый инде, бу ризыкны кулланган кеше радиация үзәгендә утырган кебек зыян ала. Шуңа радиация дәрәҗәсен бик нык карап торасы. Бу технология киң кулланыла башлагач, без кибеттә нурланышсыз продукт таба алмаячакбыз.

—​ Альберт әфәнде, 2017 елда Русиядә нурланыш алган тауарларны радура белән билгеләү турында дәүләт стандарты таләпләре дә булдырдылар. Димәк, бу эш илкүләм барыбер дәвам иткән дигән сүз. Хәзер исә 2019 елдан азык-төлекне нурландыру башланачак дип дөньяга кычкырып әйттеләр. Нишләп шулкадәр зыянлы булгач, күрә торып, халыкны агулауга баралар соң?

— Ризыкны нурландыру буенча тәҗрибәләр совет вакытында ук эшләнгән. 1975 елда тычканнарга нурланыш алган ризыклар ашатканнар, бераз соңрак шундый ук тәҗрибә күселәр белән үткәрелгән. Бар очракта да хайваннар авырый, үлә башлаганнар. Монда тәгәрмәч уйлап табасы юк, совет вакытындагы тәҗрибәләрне карау да җитә.

Германия, Канада кебек алга киткән илләрдә нурланыш узган ризык бөтенләй тыелган

Совет берлеге артта калды, икътисади шартлар үзгәрде, акча артыннан куу башланды. Нурланыш аша узган ризык 2-3 атнага озаграк саклана, байларга күбрәк табыш алырга мөмкинлек бирә бит. Шуның аркасында галимнәрнең тәҗрибәләре, совет вакытындагы өйрәнүләр каршылыклы дип фәнни фактларны инкарь итә башладылар. Югыйсә, Германия, Канада кебек алга киткән илләрдә нурланыш узган ризык бөтенләй тыелган, шулардан гына үрнәк алырга кирәк бит! Ниһаять, 2017 елда радиацион нурланыш буенча дәүләт стандартлары кабул ителде. Анда нурланыш кичергән продуктларга махсус тамга – радура куелырга тиеш диелде. Бу таләп Европа илләрендә, Америка Кушма Штатларында да кертелгән һәм ул анда кулланыла да. Сатып алучының ризык турында тулы мәгълүматка, нурланышлы яки нурланышсыз ризыкны сайлап алуга хокукы бар. Ә бездә бу таләп үтәлми! Без бу хакта 2018 елда Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгына язган идек инде. Алар да радура куелырга тиешлеге белән килеште, ләкин безгә Кытайдан, Көньяк Африка илләреннән нурланышлы бик күп ризык керә, аларның берсе дә радура белән билгеләнмәгән. Төркиядә дә бу эш эшләнә диләр, ләкин алардан безгә килүче азык-төлектә дә тамга юк. Дәүләт стандарты таләбе куелганга ике ел узды, ул үтәлми!

—​ Без үзебезне нурланышлы ризыктан саклау өчен бүген нәрсә эшли алабыз?

Продукциядәге гөмбәләр, бөҗәкләр үлсен өчен нурланыш бик көчле булырга тиеш

— Иң мөһиме: дәшми калмаска! Үз фикерегезне хөкүмәткә, авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Роспотребнадзорга юллагыз. "Росатом" дәүләт корпорациясе булгач, анда мөрәҗәгать итүдән файда юк, алар дәүләттән күбрәк акча алу ягында һәм нурланышның зыянлы булуын белсәләр дә эшне дәвам итәчәкләр. Совет тарихында да, Русия тарихында да беренче тапкыр быелның февралендә Калуга өлкәсендә нурландыручы үзәк ачтылар. Алар инде быелның азагына үз технологияләрен илкүләм җәелдерәчәк. Ит, бәрәңге һәм бөртекле культуралар беренче чиратта нурланыш алачак. Сез шуны онытмагыз: продукциядәге гөмбәләр, бөҗәкләр үлсен өчен нурланыш бик көчле булырга тиеш, чөнки бу хәшәрәтләр кеше организмыннан көчлерәк. Бу ризыкның кешегә ни дәрәҗәдә зыян салачагын шуннан аңлагыз инде. Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән җавапта "бу эш безгә кагылмый" дип язылса да, тиздән бу аларга турыдан-туры кагылачак. Роспотребнадзор бер хатка да җавап бирми, гәрчә тауарда радуралар булдыру аларның турыдан-туры эше булса да.

XS
SM
MD
LG