Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай мөселаннарга карата үз сәясәтен хуплаган өчен Казакъстанга рәхмәт белдерә


Бейбут Атамкулов (с) һәм Ван И (у)

Рәсми Пекин Казакъстан җитәкчелеген мөселманнарны “тәрбияләү” үзәкләрен сәясиләштерүгә каршы бергәләп көрәшергә чакыра.

Кытай дәүләт киңәшчесе Ван И Синҗан уйгыр автоном төбәгендә мөселманнарны “тәрбияләү” програмы мәсьәләсендә яклаган өчен Казакъстанга рәхмәт белдереп башка илләрне дә Кытай тәҗрибәсен үзләштерергә чакырды дип хәбәр итә Reuters.

Дөнья җәмәгатьчелеге Кытайда уйгырларны һәм башка мөселман халыкларны “тәрбияләү” үзәкләрен хөкем итә. Пекин исә аларны һөнәргә өйрәтү үзәкләре дип атый һәм “халыкны экстремистик фикерләүдән һәм көч кулланудан” арындыру өчен аларны тәрбияләү зарур дип белдерә.

Кытай дәүләт киңәшчесе Ван И Пекинда Казакъстан тышкы эшләр министры Бейбут Атамкулов белән очрашудан соң Кытайның Синҗанда радикализмнан арындыру чаралары бик нәтиҗәле булды дип әйткән. Бу турыда Кытай тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә языла.

“Без Казакъстан хөкүмәтенең аңлавын һәм хуплавын югары бәялибез, һәм без беркемгә дә, беркайчан да Кытай белән Казакъстан арасындагы дуслыкка һәм үзара ышанычка зыян китерү мөмкинлеге бирмәячәкбез”, ди Ван.

Казакъстан хөкүмәте Кытайның Синҗандагы гамәлләрен тәнкыйтьләми, шул ук вакытта Кытай һәм Казакъстан ватандашлыкларына ия булган егермеләп кешене “тәрбия” үзәкләреннән азат итү турында сөйләшүләр алып бара.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Русия дә, Татарстан да әлегә Көнчыгыш Төркестандагы хәлләргә үз фикерен белдермәгән иде. Күптән түгел Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы хәлләргә карата "без башка дәүләтләрнең эчке проблемнарына тыкшынмыйбыз" дип әйтте.

Кытай рәсмиләре исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Мөселманнарны эзәрлекләүне алар, беренчедән, экстремизмга каршы көрәш дип, икенчедән, "кешеләргә якты киләчәккә юллама" дип атый.

The Independent язуынча, Кытайның тәрбия бирү үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселман вәкилләре тотыла.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG