Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге сигез баланың Балтач бассейнында агулануын тикшерүе турында белдерә.
Агулану турында бүген мәгълүм булды.
Оешма белдерүендә балаларның нинди шартларда һәм ни сәбәптән агулануын тикшерү, лаборатор тикшерүләр уздыру өчен бер төркем белгечләрнең ашыгыч рәвештә Балтачка китүе турында языла.