Accessibility links

Журналистлар китапханәчедән коррупционер ясаган


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш тулы куәтенә бара. Кукмара районы Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина дә коррупционерлар сафына кертелгән.

Кукмара районының "Трудовая Слава" газеты сайтында "Остановим коррупцию – спасем страну!" дип аталган сәхифәсендә районда ачыкланган коррупциянең ике очрагы турында мәгълүмат басылган. Аның берсе наратларны рөхсәтсез кискән урманчы булса, икенчесе – 2009 елдан 2015 елга кадәр китапханәгә йөрмәгән кешеләрне дә йөргән дип формуляр тутырган китапханәче.

Коррупционер китапханәче турындагы хәбәр интернетта тиз таралды һәм күпләр моннан көлде. "Ул анда электр чәйнеге белән телефонны да утка тоташтырмаган микән, тикшерергә кирәк", "аны, тиешенчә, ОМОН, Росгвардия батальоны чакырып кулга алганнардыр дип ышанам, башкалар болай эшләмәсен өчен мәхкәмәне бөтен федераль каналлардан күрсәтергә кирәк", "ул утырса да гаҗәпләнмим", диелгән фикерләр бар иде.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина белән элемтәгә кердек. Ул әллә кайчан булган бу вакыйганың хәзер яңалык булып дөньяга чыгуына гаҗәпләнүен әйтте.

Гөлнур Галимуллина
Гөлнур Галимуллина

— Сез минем хәлне аңлый алмыйсыздыр. Соңгы ике көндә телефоным бер минутка да өзелеп тормый, әллә нинди журналистлар шалтырата. Бүген генә "Яңа гасыр" каналына төшереп киттеләр. Ул йолдызлар ничек яшидер. Мин үзем дә бу вакыйганы "Вечерняя Казань" газеты журналисты сорап шалтыраткач кына белдем. Нинди әйбер, кайда бастырганнар дип сорадым. Шок хәлендә калдым. Әллә кайчан булган бу хәлне нишләп тартып чыгаруларын әлегәчә аңламыйм, ди Гөлнур ханым.

— Үзегез ничек уйлыйсыз соң, 2009-2015 еллардагы хәлләр нишләп хәзер генә калкып чыккан икән?

— Мин моны Кукмара журналистлары каяндыр казып чыгарган дип аңладым. Мәгълүмат башта шунда басылган бит. "Вечерняя Казань" журналисты шалтыраткач ачып караган идем мин аны, ләкин алып атканнар иде инде. Күптән онытылган әйбер иде инде бу дөресен генә әйткәндә. Авыл җирендә андый тикшерүләр гадәти хәл түгел, авыр әйбер. Әле үзәк китапханәдән тикшерү килгәндә дә рәхәт түгел, зур вакыйга дип кабул итәбез. Әйе, ул чакта тикшерү булган иде. Ләкин бернинди җинаять эше дә ачылмады, мәхкәмә дә булмады, эш тикшерү белән генә төгәлләнде. Менә хәзер шундый хәл тагын, дип гаҗәпләнә Гөлнур Галимуллина.

Бу вакыйга аны борчуга салса да, ул үзеннән бигрәк балалары һәм районы өчен борчылуын әйтте.

— Бүген балалар кайтырга тиеш укудан. Алар да борчылып шалтыратты, мескеннәрем. Яхшы кешеләр хәбәр итеп өлгергән. Аларга да кыен булды.

Икенче яктан, журналистның ялгыш хәбәре аркасында районга да тап төште. Хәбәрне сайттан алып өлгерсәләр дә, ул инде таралырга өлгерде. Күңелле хәл түгел, ди Гөлнур ханым.

— Сез прокурор белән сөйләшмәдегезме соң? Ул үзе бу хәлләргә нәрсә ди?

— Аның белән сөйләшкән юк шул. Ул бит "Вечерняя Казань" журналистына да комментар бирмәгән.

Гөлнур ханым үзен коррупционер дип атауларына бик борчылса да, күпләр кебек шаяртырга тырыша:

— Коррупциягә каршы плакатларга конкурс булса, нәрсә ясыйсын беләм хәзер. Китап тоткан китапханәче ясап куеп, астына зур итеп "Коррупция!" дип язачакмын да, һичшиксез, беренче урынны алачакмын, ди ул.

Кукмара прокуроры Ришат Шакиров белән дә элемтәгә кердек. Ул башта сөйләшергә теләмәде. Республика прокуратурасына, үзәк матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кушты. "Сез район матбугаты түгел, шуңа аларның рөхсәте белән генә комментар бирә алам", диде.

— Ришат әфәнде, бу хәбәрне район журналисты ялгыш баскан дигән сүзләр бар, шул дөресме?

— Хәбәрдә дөреслеккә туры килмәгән урыннар бар, әйе, дип җавап бирде Ришат әфәнде, ләкин кайсы фактларның дөреслеккә туры килмәвен тәгаенләмәде.

XS
SM
MD
LG