Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада президент сайлауда экзит-поллар икенче турга Зеленский һәм Порошенко чыгуын фаразлый


Көндезге өчкә катнашу дәрәҗәсе 45 проценттан артып киткән
Көндезге өчкә катнашу дәрәҗәсе 45 проценттан артып киткән

Украина президенты вазифасына барлыгы 39 намзәт дәгъва итте.

Киев халыкара социология институты, "Демократик инициативалар" фонды һәм Александр Разумков үзәге үткәргән экзит-полл мәгълүматларына караганда, Владимир Зеленский өчен сайлаучыларның 30,4 проценты, Петр Порошенко өчен — 17,8 проценты һәм Юлия Тимошенко өчен 14,2 проценты тавыш биргән. Әлеге мәгълүматлар тавыш бирү урыннары ябылуга ике сәгать кала җыелган.

Бу саннар дөрес булса, беренче турда бер намзәт тә җиңә алмый дигән сүз, икенче турга Зеленский һәм Порошенко чыга.

Тавыш бирү урыннары җирле вакыт белән иртәнге 8дә ачылды һәм 20 сәгатькә кадәр эшләде. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, көндезге сәгать өчкә катнашу дәрәҗәсе 45 проценттан артып киткән.

Украина территориясендә барлыгы 30 меңгә якын тавыш бирү урыны ачылган. Тавыш бирү 72 чит илдә дә үткәрелде, алар арасында Русия юк. Аннексияләнгән Кырымда һәм Русия тарафлы сепаратистлар контролендәге Донбасс территориясендә сайлау үткәрелмәде.

Украина Үзәк сайлау комиссиясе ахыр нәтиҗәне 10 апрельгә кадәр ясарга вәгъдә итә.

XS
SM
MD
LG