Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада президент сайлауда алда Зеленский бара, Порошенко – икенче


Петр Порошенко һәм Владимир Зеленский
Петр Порошенко һәм Владимир Зеленский

Украинада президент сайлауның беренче туры узды.

Украинада президент сайлауның беренче турында алда актер һәм продюсер Владимир Зеленский бара. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына күрә, бюллетеньнәрнең 70 процент чамасы эшкәртелгәннән соң, ул 30,4 процент тавыш җыйган. Хәзерге президент Петр Порошенконың 16,2 процент.

Өченче урында Батькивщина" партиясе җитәкчесе Юлия Тимошенко, аңа сайлаучыларның 13 процент чамасы тавыш биргән.

Тавыш бирүдә сайлаучыларның якынча 63 проценты катнашкан.

Шулай итеп, 21 апрель үтәчәк икенче турда президентлык өчен Зеленский белән Порошенко көрәшер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG