Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең яртысы Беларус белән кушылуны хупламый


Александр Лукашенка һәм Владимир Путин
Александр Лукашенка һәм Владимир Путин

Русия халкының яртысы ике илне кушарга кирәкми дип саный, 51 проценты бердәм дәүләт төзү мөмкинлеге турында сораштыру вакытында гына беренче тапкыр ишеткән.

Русияләрнең 48 проценты Русия белән Беларусның кушылуын кирәк санамый. 18 процент тигез хокуклар белән кушылуны һәм тагын шул чама кешеләр Беларус Русиянең бер өлеше буларак керү шарты белән генә берләшү мөмкин дип белдергән. Моны Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы күрсәтә дип яза "Известия".

Респондентларның 30 проценты ике дәүләтнең бүгенге мөнәсәбәтләрен - нормаль, 22 проценты - дустанә, 15 проценты яхшы һәм күршеләрчә дип саный. Сораштыруда катнашучыларның һәр йөзенче кешесе дошманлык турында, 100 кешенең тугызы мөнәсәбәтләрдә киренкелек турында белдергән.

Респондентларның 51 проценты берлек дәүләте төзү нияте турында сораштыру вакытында гына ишетүен әйткән, бары тик 10 проценты гына берләшү турында белә.

1 мартта Беларус президенты Александр Лукашенка "Зур сөйләшү" вакытында, Беларусның Русиягә керүе турында референдум уздырылган очракта, ил ватандашларының 98 проценты моңа каршы булачак дигән иде.

Лукашенка сүзләренчә, "беларуслар Русия белән бергә булырга, әмма үз фатирларында яшәргә тели". Элегрәк Лукашенка дәүләтнең суверенитетын югалту куркынычы бар дип тә белдергән иде.

Дүшәмбе Русиянең Беларуска 600 миллион доллар дәүләт кредиты бирәчәге билгеле булды. Мәскәү шулай итеп Минскига элек биргән бурычларын яңадан финансламакчы. Президент Владимир Путинның шулай карар итүен Русия финанс министры Антон Силуанов белдерде.

Беларусның Русиягә гомум бурычы 6,5 миллиард доллардан артып китә.

XS
SM
MD
LG