Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке офицер Денис Хисамов террор оешмасында катнашуда гаепләнеп 19 елга төрмәгә ябылды


Денис Хисамов
Денис Хисамов

Денис Хисамов Русия саклану министрлыгында эшләгән. Соңрак Сүриягә китеп анда "Ислам дәүләте" сугышчан төркемендә катнашкан дип белдерелә.

Дондагы Ростовта урнашкан Төньяк-Кавказ хәрби мәхкәмәсе Русия саклану министрлыгының элекке офицеры Денис Хисамовка 19 ел кырыс шартлы колония хөкеме бирде. Хисамов Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркемендә катнашауда гаепләнде дип хәбәр итә ТАСС.

Хисамовка карата җинаять эшен ФСБның Краснодар өлкәсе идарәсе ачкан иде. Ул 2017 елның апрелендә Төркиядә тоткарланды. Октябрьдә Хисамовны Таҗикстанга экстрадицияләделәр, чөнки аның ялган таҗик паспорты булган. Әлеге паспорт белән ул 2015 елның маенда Сүриягә киткән диелә. "Коммерсантъ" язуынча, офицер Сүриягә коллекторлардан качып киткән булырга мөмкин.

Тикшерү мәгълүматынча, 2016 елның гыйнварыннан 2017 елның апреленә кадәр Хисамов Сүриядә "Ислам дәүләте" ягында сугышкан. Сорау алу вакытында ул Ракка шәһәрендә "Ислам дәүләте" тарафдарлары янында хәрби һәм идеологик әзерлек узуы турында сөйләгән дип хәбәр ителә. 2016 елның декабрендә Төркиягә килгән, анда сугышчан төркемгә кешеләр җәлеп итү белән шөгыльләнгән, валюта алыштыру пунткларыннан ике тапкыр акча урлаган диелә.

Хисамов Краснодарда туган, югары белеме бар, техник фәннәр кандидаты. 2004-2009 елларда Русия саклану министрлыгында эшләгән. Саклану министрлыгының Фәнни үзәгендә дәүләт серен саклау хезмәте җитәкчесе булган. Сорау алу вакытында Хисамов Русия гаскәреннән 2009 елда китүе турында сөйләгән.

XS
SM
MD
LG