Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кировта 17 яшьлек активист Кәрим Зянчурин фатирында ФСБ тентү уздырган


Активист Кәрим Зянчурин (сулда)
Активист Кәрим Зянчурин (сулда)

Сишәмбе Кировта 17 яшьлек активист Кәрим Зянчурин тоткарланган. Иртәнге сәгать алтыда ул яшәгән фатирга Федераль иминлек хезмәтенең дүрт вәкиле кергән.

ФСБ хезмәткәрләре өч сәгать буе тентү уздырганнар, кием-салымнарны идәнгә ташлаганнар, җиһазларны күчергәннәр. Үләнле чәйне наркотик матдә дип, алып китәргә теләгәннәр.

Шикле әйберләр исемлегенә Борис Немцовның "Путин.Война" китабы, Михаил Ходорковскийның "Открытая Россия" хәрәкәте белән бәйле материаллар һәм Украина байрагы эләккән. Компьютер, телефоннар, флешкалар тартып алынган.

Тентүдән соң яшүсмерне әтисе белән ФСБның Киров идарәсенә алып килгәннәр. Анда алардан өч сәгать дәвамында сорау алганнар. Хокук саклау оешмалары мәгълүматынча, Кәрим Зянчурин Вконтактеда ниндидер "экстремистик материаллар" укыган. Кәрим сүзләренә караганда, ул "Народная самооборона" сул радикал төркемгә язылган булан.

Әлеге төркемдә катнашучылар 2018 елның 31 октябрендә Архангельскида 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицкий оештырган шартлау турында фикер алышкан. Әлеге вакыйгадан соң террорчылыкны аклау турында берничә җинаять эше ачылган иде инде. Кайбер язмаларның авторлары Жлобицкийны хуплый дип белдерелде.

Кәрим Зянчуринга Интернетта Архангельскидагы шартлау белән бәйле экстремистик язмалар турында җинаять эше нигезендә шаһит статусы билгеләнгән. Сорау алудан соң ул иреккә җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG