Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Милли мәгариф идарәсе төзелә


Айбулат Хаҗин
Айбулат Хаҗин

Яңа идарә милли тел белеме һәм филологик белем мәсьәләләре белән урта мәктәптә һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә генә түгел, югары белем бирү дәрәҗәсендә дә шөгыльләнәчәк.

Башкортстанның мәгариф министрлыгы каршында Милли мәгариф идарәсе төзеләчәк. Бу хакта министр вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин I Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары җыенына багышланган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, әле министрлыкта милли мәгариф мәсьәләләре белән ике генә кеше шөгыльләнә, ә идарә төзелгәннән соң анда 15 белгеч эшләячәк. "Аларга иң югары һөнәри таләпләр куелачак. Бу зур педагогик тәҗрибәгә ия булу яки башкорт телен белүне генә түгел, ә башкорт телен укытуда заманча програмнарны һәм методикаларны гамәлгә ашыруны да күз уңында тота", ди Хаҗин.

Яңа идарә милли тел белеме һәм филологик белем мәсьәләләре белән урта мәктәптә һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә генә түгел, югары белем бирү дәрәҗәсендә дә шөгыльләнәчәк.

"Бу республика милли мәгарифенең иң югарыда торган оешмасы булачак. Ул безгә башкорт телен өйрәнү һәм укыту сыйфатын лаеклы дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк", дип китерә Хажин сүзләрен "Башинформ".

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае әлеге юнәлешнең беренче адымы булачак диелә. Ул Уфада 11-12 апрельдә узачак. Форум Русия төбәкләреннән, республика шәһәр һәм районнарыннан 800гә якын укытучыны, шулай ук, методистларны, вуз һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен җыячак. Анда катнашучылар башкорт телен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG