Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъярда Русия мәхкәмәсе ике "Кырым диверсантын" 14әр елга ирегеннән мәхрүм итте


Владимир Дудка һәм Алексей Бессарабов мәхкәмәдә
Владимир Дудка һәм Алексей Бессарабов мәхкәмәдә

Русия хакимиятләре мәгълүматынча, Владимир Дудка һәм Алексей Бессарабов Украина саклану министрлыгы Баш күзләү идарәсененең диверсия-террорчылык төркеме әгъзалары булган.

Русиягә буйсынган Акъяр шәһәр мәхкәмәсе аннексияләнгән Кырым кешеләре Владимир Дудка һәм Алексей Бессарабовның һәрберсенә 14әр ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирде. Русия хакимиятләре мәгълүматынча, алар Украина саклану министрлыгы Баш күзләү идарәсененең диверсия-террорчылык төркеме әгъзалары булган.

Мәхкәмә аларга шулай ук штраф та салды. Дудка 350 мең сум, Бессарабов 300 мең сум түләргә тиеш булачак дип хәбәр итә Крым.Релаии.

Чәршәмбе Русия прокуратурасы "Кырым диверсантлары" дип аталган әлеге кешеләргә 15әр ел төрмә җәзасы сораган иде.

2016 елның 10 ноябрендә Русиянең федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Акъярда "украин диверсантларын" тоткарлау турында белдерде. Тоткарланучылар - Кырым кешеләре, 2014 елда ябылган "Номос" Кара диңгез төбәгенең геосәясәт проблемнарын өйрәнүгә ярдәм итү үзәге экспертлары Дмитрий Штыбликов һәм Александр Бессарабов, радиоэлектрон күзләү корабының элекке капитаны Владимир Дудка иде.

Дмитрий Штыбликовны 2017 елда биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул диверсия әзерләүдә гаепләнде. ФСБ Штыбликов гаебен танып, шәһадәтлек кылды дип белдерде. Дудка һәм Бессарабов гаепләрен танымады. Украин хакимиятләре дивесрия әзерләү турындагы бөтен гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG