Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рига мэры коррупция җәнҗалына бәйле рәвештә вазифасыннан алынды


Рига мэры Нил Ушаков
Рига мэры Нил Ушаков

Нил Ушаков "Ригас сатиксме" ширкәте акчаларын максатчан кулланмауда һәм аның сатып алуларын контрольдә тоту йөкләмәләрен үтәмәүдә шикләнелә.

Латвиянең әйләнә-тирә мохит һәм төбәк үсеше министры Юрис Пуце Рига мэры Нил Ушаковны вазифасыннан алган. Әлеге карар муниципаль транспорт ширкәтендә коррупция эше белән бәйле. Бу хакта Латвия хөкүмәте сайтында урнаштырылган документта әйтелә. Әлеге карарны 30 көн эчендә мәхкәмәдә шикаять итәргә мөмкин.

Атап әйткәндә, Ушаков "Ригас сатиксме" ширкәте акчаларын максатчан кулланмауда һәм аның сатып алуларын контрольдә тоту йөкләмәләрен үтәмәүдә шикләнелә. "Ригас сатиксме" Ригада бөтен җәмәгать транспорты һәм машина кую урыннары өчен җавап бирә.

Элегрәк февральдә Рига думасы оппозициянең Ушаковны вазифасыннан җибәрү таләбен канәгатьләндермәгән иде. Латвиянең коррупциягә каршы көрәш бюросы Рига мэры йортында һәм аның Рига думасы бинасындагы кабинетында тентү дә уздырды. Тентү "Рига сатиксме"ның "Шкода" һәм "Соларис" ширкәтләреннән троллейбус һәм трамвайлар сатып алганда коррупциягә юл кую ихтималы белән бәйле булды. Шикле килешүләр күләме 270 млн евро белән исәпләнә. Бу Риганың еллык бюджетының якынча чиреге.

Ушаковның үзен коррупциядә түгел, ә мэр вазифаларын тиешенчә үтәмәүдә гаеплиләр. Элегрәк ул үзенең нинди дә булса канунга каршы гамәлләргә катышы юклыгын белдерде.

Нил Ушаков Рига мэры вазифасына 2009 елда кереште, 2017 елда аны өченче мөддәткә сайладылар. Ушаков "Согласие" фиркасен җитәкли. Әлеге фирка 2018 елгы парламент сайлауларында беренче урын алды.

Элегрәк министрның вазифасыннан алу турындагы карарын Ушаков хокукый түгел, ә сәяси дип тә белдергән иде.

XS
SM
MD
LG