Accessibility links

Русия хөкүмәте вакцинадан баш тартырга өндәүләрне тыймакчы


Сәламәтлек саклау министрлыгы медиа, интернет һәм дини секталар аша вакциналар турында ялган мәгълүмат таратылу сәбәпле иммунлаштыру нәтиҗәлелеге кими дип белдерә, вакциналардан баш тартырга өндәүләргә административ җаваплылык кертергә тәкъдим итә.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы вакциналардан баш тартырга өндәүләрне тыю һәм мондый мөрәҗәгатьләрне халыкка чыгару өчен җәза бирү турында канун өлгесе әзерли. Бу хакта министрның беренче урынбасары Татьяна Яковлева хатына сылтанып ТАСС яза.

Яковлеваның Русия думасы депутатына язылган хатында Русиядә "медиа, интернет һәм дини секталар аша вакциналар турында ялган мәгълүмат таратылу сәбпле, иммунлаштыру нәтиҗәлелеге кими" диелә. Министрлык вакциналардан баш тартырга өндәүләр өчен административ җаваплылык кертергә тәкъдим итә.

Былтыр ноябрьдә сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Наталья Костенко министрлык табипларга иммунлаштыруга каршы үгетләүне тыйды дип хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта кануннарга ярашлы, вакцинация үзе ихтыяри булып кала.

Март башында Facebook вакциналарга каршы пропаганда белән көрәшәчәк дип белдерде. Социаль челтәр мондый мәгълүмат бирүче сәхифәләрнең рейтингын төшерәчәк, аларның рекламын тыячак. Вакциналарга каршы китапларны сатудан Amazon интернет-кибете дә баш тартты. Тыюга Youtube та кушылды.

2019 елда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакциналардан баш тартуны кешелек сәламәтлегенә глобаль дәрәҗәдә янаучы куркыныч дип атады. Оешма Европада кызамык белән авыручылар рекордлы санга җиттте дип белдерде. Йогышлы чир тарала башлауның беренче алты аенда кызамык белән 41 мең кеше авырган. 37 кеше үлгән. Экспертлар кызамык таралуын вакцинадан баш тарту белән бәйли.

Роспотребнадзор мәгълүматына караганда, Русиядә кызамык белән авыручылар саны бер ел эчендә 13 тапкыр арткан. Бума ютәле белән чирләүчеләр саны да ике тапкыр арткан диелә.

Март аенда Annals of Internal Medicine журналы кызамык, паротит һәм кызылчага каршы вакциналар аутизм куркынычын арттырмавы турында тикшерү бастырды.

XS
SM
MD
LG