Accessibility links

Кайнар хәбәр

Львовта Кырымда тоткарланган кырымтатарларга теләктәшлек белдерделәр


Львовтагы чара
Львовтагы чара

7 апрельдә Львовта Русия хакимияте тарафыннан тоткарланган кырымтатарларны яклап "Мин кырымтатарларга теләктәшлек белдерәм" дигән чара узды.

Радиобызның украин редациясе хәбәр итүенчә, чараның максаты - әтиләрсез калган Кырым балаларын яклау, Львов халкының Кырымда барган репрессияләргә игътибарын юнәлтү.

"Бу балаларны яклау чарасы. Мәхкәмәләр, тоткарлаулар барганда 167 бала әтиләре игътиабарыннан мәхрүм булып яшәргә мәҗбүр. Без басып алынган Кырымдагы хәлләргә мәгълүмати рәвештә игътибарны юнәлтәбез. Бер атна элек шактый кеше тоткарланды", диде чарада Львовтагы кырымтатар үзәге рәисе Эрнест Абкелямов.

Кырымнан Львовка күченергә мәҗбүр булганнар Русиянең Кырымны басып алуы нәтиҗәсендә тоткарланган, эзсез югалган яки Русия хакимияте репрессияләреннән вафат булган кешеләрнең фотоларыннан элмә тактасы ясаган иде.

"Без чарабызга Львов кешеләре дә кушылуын һәм үз фикерләрен белдергән өчен репрессияләнгән Кырым кешеләренә теләктәшлек белдерүен телибез", диде Львовтагы кырымтатар үзәге вәкиле Энвер Бекиров.

Шунда ук "Я – "Крымская солидарность", "Верните детям их родителей" дигән кәгазьләр белән фотога төштеләр.

Львов волонтеры кырымтатар ашлары пешерү өчен урамда махсус урын булдырды. Шунда ук кулдан ясаган әйберләр белән сәүдә иттеләр һәм аннан кергән акчаны кулга алынган кырымтатарларның балаларына җибәрәчәкләр.

27 мартта Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар — "Кырым бердәмлеге" хокук яклау оешмасы активистлары, аларның күбесе — ихтыяри журналистлар.

29 мартта кулга алынган кырымтатарларның Дондагы Ростов шәһәрендәге тикшерү изоляторына урнаштырылуы мәгълүм булды.
​2014 елда Кырым аннексиясеннән соң, анда барлыгы 55 мөселман кулга алынды. Аларның күбесе "Мемориал" хокук яклау хәрәкәте тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

XS
SM
MD
LG