Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Истанбул марафонында татарларны танытырга теләдек"


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

7 апрельдә Истанбул шәһәрендә XIV Vodafone ярым марафонында Татарстаннан 20 спортчы катнашты.

Татарстан исеменнән ярышта "Төрки караш" гәҗите баш мөхәррире Наил Нәбиуллин 21 чакрым, дизайнер Гөлчәчәк Хисмәтова 10 чакрым аралыкта катнашты. Алар финишка Татарстан байрагы белән йөгереп килде. Шул ук вакытта башларына түбәтәй һәм калфак кигәннәр иде.

"Кайбер кимчелекләрне санамаганда, чара яхшы оештырылган иде. Аеруча йөгерү юлының нигездә тигез, ике-өч чакрым саен күп итеп су, энергетиклар, ризык һәм бик игътибарлы вә ярдәмчел волонтерлар булуы күңелләрне сөендерде. Өстәвенә гади халык та юл кырыйларына чыгып теләктәшлек күрсәтеп торды. Башыма түбәтәй киеп, финишка исә горурланып Татарстан байрагы күтәреп килеп кердем.

Байракны күреп бик күп татарлар сөенде һәм танышырга дип яныбызга килде. Башка байрак күтәрүчеләр күренмәде, бары тик Алмата шәһәреннән килгән бер казакъ егете Казакъстан байрагы тотып финишка бара иде. Аның белән танышып, сөйләшеп күпмедер вакыт бергә йөгердек.

Без Истанбул марафонында түбәтәй-калфак киеп, әләмебезне күтәреп татарларның мәдәниятен күрсәтергә, танытырга теләдек, Татарстанга һәм Казанга килеп кунак булырга чакырдык. Шул ук вакытта үзебезнең татарларыбызның кәефләрен күтәрергә, үз милләтенә карата горурлык хисен арттырырга теләдек", диде Азатлыкка Нәбиуллин.

Истанбул ярыммарафоны дөньяның иң яхшы һәм дәрәҗәле марафоннарның унлыгына керә һәм алтын тамгага ия.

XS
SM
MD
LG