Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентының элекке спикеры Василий Лихачев вафат


Василий Лихачев
Василий Лихачев

Василий Лихачевка 67 яшь иде. Әле былтыр гына ул Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалыгыннан китте.

Татарстан Дәүләт шурасының элекке рәисе, Русиядә танылган сәясәтче һәм дипломат Василий Лихачев вафат. Аңа 67 яшь иде. Лихачевның вафаты турында "Татар-информ" хәбәр итә.

Василий Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгород шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1992 елда ул республика вице-президенты итеп билгеләгән иде. 1995 елда ул аннан киткәч, бу вазифа да бетерелде.

1995-1998 елларда Лихачев Татарстан парламентын җитәкли, Русия Федерация шурасы рәисе урынбасары була.

Парламенттан киткәч, ул Брюссельдә биш ел Русиянең Европа берләшмәсендә даими вәкиле булып эшли, ә аннан соң кире парламент эшчәнлегенә, Федерация шурасына кайта.

Василий Лихачев Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә төзүдә дә катнаша.

2016 елда президент квотасы белән Үзәк сайлау комиссиясенә чакырыла.

Анда ул чит илләрдәге сайлау бүлгеләре белән эшләү, халыкара күзәтүчеләр чакыру өчен җаваплы иде. Моннан тыш, ул Түбән Новгород, Омски, Самар һәм Ростов өлкәләрендәге сайлаулар белән бәйле эшчәнлек алып барды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе​ннән Лихачев былтыр сентябрьдә китте.

XS
SM
MD
LG