Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең яртысы хакимиятне мыскыл итүне тыю канунын хупламый


Интернет иреге өчен оештырылган урам чарасында, Мәскәү
Интернет иреге өчен оештырылган урам чарасында, Мәскәү

Русияләрнең өчтән ике өлеше дәүләт символларын мыскыл итүгә һәм интернетта ялган хәбәрләр таратуга каршы кануннар хакимиятне тәнкыйтьләү мөмкинлеге калмасын өчен кабул ителгән дип саный.

Русия халкының 23 проценты гына кануннар медиада һәм интернетта яңалыкларның дөреслеккә тәңгәл килүен тәэмин итү өчен уйлап чыгарылган дип белдергән. Бу хакта Левада үзәге уздырган тикшерү нәтиҗәләрендә языла.

Хакимиятне мыскыл иткән өчен җәза бирү канунын респондентларның 53 проценты хупламаган, 39 проценты хуплаган.

"Фейк" яңалыкларны тыю канунын хуплаулары турында русияләрнең 55 проценты, хупламаулары турында 33 проценты белдергән.

  • 29 мартта "фейк" яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында кануннар гамәлгә керде.
  • Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.
  • Роскомнадзор мондый мәгълүмат урнаштырылган сайт җитәкчесеннән язманы бер тәүлек эчендә алып куюны таләп итәчәк, югыйсә сайт томаланачак.
  • "Фейк" яңалыклар турындагы канунга ярашлы, дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрне ачыклаганнан соң Роскомнадзор алар урнаштырылган сайтларны томалый алачак. Фейк тарату өчен административ җәза биреләчәк. Дөреслеккә туры килмәгән хәбәрләрнең җәмәгатьчелеккә, аерым кешеләргә китергән "зыянына" карап, физик затларга 30 мең сумнан 400 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 60 мең сумнан 900 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 1,5 млн сумга кадәр штарф салу карала.
  • Канун өлгеләре тектстларын хокук яклаучылар һәм журналистлар тәнкыйтьләп чыкты. Әлеге кануннарны кабул итү сүз иреген чикли диделәр, теге яки бу яңалыкларны "ялган" дип тану кысалары аңлашылмый дип белдерделәр.
XS
SM
MD
LG