Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чайка "Роскосмос" һәм "Ростех" ширкәтләрендә урлаулар турында белдерде


"Роскосмос"ның Очышлар белән идарә итү үзәге
"Роскосмос"ның Очышлар белән идарә итү үзәге

"Роскосмос" һәм "Ростех" ширкәтләренә караучы оешмалардан 1,5 млрд сумнан артык акча урланган.

Акчалар җитештерүне модернизацияләү һәм яңа коралландыру эшләнмәләре булдыруга бүленгән иде, дип яза РИА Новости баш прокурор Юрий Чайка хисабына сылтанып.

Русиядә 2018 елда канунилык һәм хокукый тәртип торышы турындагы хисапны баш прокуратура Федерация шурасына җибәргән. Тикшерү материалларына нигезләнеп җинаять эшләре ачылган диелә.

2018 елда баш прокуратура башка хокук саклау һәм контроль оешмалары белән бергә саклану өлкәсе заказларын үтәүчеләрне һәм дәүләт корпорацияләрен, шул исәптән "Роскосмос", "Ростех" һәм "Росатом"ны да тикшергән.

Тикшерү акчаларны максатчан кулланмау, эшләрнең бәясен арттырып күрсәтү, аларны үтәүнең вакытларына сыешмау кебек бозулар ачыкланган.

"Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест" Татарстанда чүп яндыру корылмасы төзергә җыена.

XS
SM
MD
LG