Accessibility links

Кайнар хәбәр

Приморьеда хезмәт итүче Башкортстан егете минага эләгеп һәлак булган


Приморский краенда Сергеевка авылы тирәсендә 7 апрельдә 21 яшьлек хәрби Валерий Степановның минага эләгеп һәлак булуы турында хәбәр ителде.

Валерий Степанов гаскәргә Башкортстанның Дәүләкән районыннан чакырылган булган.

VL.ru һәлак булучының әнисе белән сөйләшкән. Соңгы тапкыр ул улы белән 6 апрель телефоннан аралашкан. Валерий хезмәттәше Евгений Епифанцев белән полигон сакларга җибәрелүе турында әйткән. Имеш, җирле халык аннан тимер-томыр урлый. Икенче көнне хәрби элемтәгә чыкмаган.

Степанов әнисенә полигонга ризыксыз һәм коралсыз җибәрелүе турында да сөйләгән. Аның хәрби хезмәте 55 көннән тәмамланырга тиеш булган.

Командир полигонга хәрбиләрнең җибәрелүен белмәве турында әйткән.

Мксеть хәбәр итүенчә, хәрбине авылына алып кайтыр өчен Башкортстанда акча җыю да башланган булган, әмма әле ул туктатылган. Степановның җәсәден туган ягына кайтару һәм җирләү чыгымнарын Русия саклану министрлыгы үз өстенә алачак диеләгән.

Валерий гаиләдә бердәнбер ир-ат булган, аның әтисе биш ел элек йөрәк өянәгеннән үлгән.

  • Приморьерда апрель аенда гаскәрдә һәлак булучыларның бу инде икенче орчагы. 2 апрель Тын океан флотында хезмәт итүче ике егет күнегүләр вакытында атыш утына эләгә. Бер хәрби һәлак була, икенчесе авыр яралана.
  • Март ахырында Приморский краенда парашют белән төшкәндә биш хәрбинең җәрәхәтләр алуы да билгеле булды. Алар килешү нигезендә хезмәт иткән.
XS
SM
MD
LG