Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Алексей Навальныйга компенсация түләү карары чыгарды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Бу Алексей Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә 10 айдан артык йорт сагында тотылуы белән бәйле.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятеннән оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйга 23 мең еврога якын компенсация түләтү карары чыгарды. Бу Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә 10 айдан артык йорт сагында тотылуы белән бәйле диелә Страсбург мәхкәмәсе сайтында.

Мәхкәмә Русия хакимияте Навальныйның Европа конвенциясе тарафыннан гарантияләнгән ирек һәм шәхси кагылсызлык хокукын һәм җыеннар иреге хокукын бозган дигән нәтиҗәгә килгән.

Страсбург мәхкәмәсе Навальныйның җинаять эзәрлекләнүе аның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән һәм хакимиятнең активистны киңкүләм чараларда катнаштыруга юл куймаска тырышуы белән бәйле дип саный. Йорт сагында тотылуны мәхкәмә канунсыз һәм нигезсез дип таныган.

2014 елның декабрендә Олег һәм Алексей Навальныйлар "Ив Роше" ширкәте белән хәрәмләшүләрдә гаепле дип танылды. Олег Навальный 500 мең сум шраф һәм өч ярым ел төрмәгә хөкем ителде. Алексей Навальныйга да шундый ук күләмдә штраф салынды һәм өч ярым елга шартлы рәвештә хөкем карары чыкты. Навальныйлар үз гаепләрен танымады. "Ив Роше" ширкәте дә алар белән хезмәтәшлек иткәндә зыян күрмәдек дип белдерде. Хөкем карары чыкканчы Алексей Навальный 2014 елның февраленнән 2015 елның гыйнварына кадәр йорт сагында тотылды.

  • 2017 елда Европа кеше хокуклары мәкхәмәсе бу җинаять эше каралганда гадел мәхкәмә хокукы бозылуын таныды һәм Навальныйларга 76 мең евро күләмендә компенсация түләтү карары чыгарды.
  • 2018 елның апрелендә Русия югары мәхкәмәсе "Ив Роше" эшен яңартты, әмма Страсбург мәхкәмәсе карары булуга карамастан, хөкем карары шул ук калды. Соңрак Навальный Русия хөкүмәтеннән дүрт миллион сум компенсация алды.
XS
SM
MD
LG