Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламентында беренче тапкыр башкорт телендә чыгыш ясадылар


Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы

Башкортстан Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев парламентта башкорт телендә чыгыш ясауны "тарихи көн" дип атады.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында депутат Әлфәрис Байчурин башкорт телендә чыгыш ясаган. Башкортстан парламентында бу хәл беренче тапкыр. Чыгыш алдыннан ул башкорт телен аңламаучыларга синхрон тәрҗемә кулланырга тәкъдим иткән. "Бүген бездә тарихи көн. Парламентта башкорт телендә чыгыш ясадылар!", дигән Корылтай рәисе Константин Толкачев. Аның сүзләрен республика басмалары китерә.

9 апрель Дәүләт җыелышы - Корылтай утырышында республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика хөкүмәтенең 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул башкорт телендә бер генә җөмлә әйтте. "Халкыбыз әйткәнчә, күз курка, кул эшли!", диде Хәбиров һәм "Киләсе елларда барыбыз да шулай эшләрбез. Кыю рәвештә зур эшләргә тотынырбыз һәм аларны бергәләп хәл итәрбез", дип калган сүзләрен урысча дәвам итте.

XS
SM
MD
LG