Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар журналистикасы көненә бәйсез матбугат вәкилләре килмәде


Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

10 апрель Акмәчеттә кырымтатар журналистикасы көненә багышланган утырышта күп катнашучы булмады. Бәйсез матбугат журналистлары чарада бөтенләй күренмәде.

Милләтара һәм сөргенгә дучар булганнар эшләре комитетында Исмәгыйль Гаспринский исемендәге Медиаүзәк оештырган түгәрәк өстәлдә кырымтатар теле һәм журналистика кафедрасы мөгаллимнәре, студентлар, кырымтатар язучылары, дәүләт карамагында булган өч кырымтатар, бер әрмән нәшире катнашты.

Чыгыш ясаучылар Исмәгыйль Гаспринскийның 1883 елда чыгара башлаган "Тәрҗеман" газетының төрки-татар дөньясы өчен әһәмияте хакында сөйләп, заманча журналистика, шулай ук, кырымтатар матбугаты алдында торган мәсьәләләр хакында фикерләре белән уртаклашты.

Төп мәсьәлә дип кырымтатар матбугатына яшь буын журналистлар килергә теләмәве, моның сәбәпләренең берсе буларак, аларның туган телне тиешле дәрәҗәдә белмәве, эш хаклары түбән булуы әйтелде. Акмәчеттәге ике университетта ике журналистика кафедрасы эшләсә дә, анда укып чыккан студентлар кырымтатар язма басмаларында күренми, ә телевидение, радиода алар эшкә алынса да, тел дәрәҗәсе бик түбән булуы хакында да әйтелде.

Гульнара Ягьяева
Гульнара Ягьяева

Кырымтатар республика китапхәнәсе мөдире Гульнара Ягьяева "Тәрҗәман"ны бүген укыганда да ул безнең бүгенге яшәешебезне яктырган кебек тоела. Узган ел экология елы игълан ителү сәбәпле без "Тәрҗәман"да узган гасырда бу хакта булган язмаларны сайтыбызда урнаштырдык. Ул вакыттагы мәсьәләләр бүген дә актуаль. Быел Театр елы уңаеннан "Тәрҗәман"да бу хакта булган язмаларны сайтыбызда урнаштырабыз", диде.

Бу түгәрәк өстәлдә бәйсез кырымтатар матбугаты вәкилләре, дәүләт карамыгындагы "Милләт" телеканалы, "Ватан седасы" ("Ватан авазы") радиосы вәкилләре дә күренмәде.

Акмәчеттә узган чараны нәфис сүз остасы Риза Юсуф Бекир Чобан-заденың "Туган тел" шигырен укып тәмамлады.

2014 елга хәтле 10 апрель кырымтатар журналистикасы көне дип иглан ителгән көнне Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринскийның йорт-музеенда кырымтатар журналистлары даими җыела иде, ләкин 2014 елдан соң бу җыелышлар узмады, кайбер бәйсез кырымтатар матбугат чаралары һәм журналистлар Кырымнан Киевка китеп эшләргә мәҗбүр булды.

"Тәрҗәман" газеты чыга башлауга быел 136 ел тулды.

"Тәрҗеман" газеты

1883 елның 10 апрелендә (яңа стиль белән) Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринскийның "Тәрҗеман" газетының беренче саны дөнья күрә. Бу көн рәсми булмаса да кырымтатар журналистлары тарафыннан кырымтатар матбугаты көне итеп кабул ителә.

"Тәрҗәман" газеты даими рәвәштә 1918 елга хәтле чыга. 1905 елга хәтле ул ике телдә - рус һәм кырымтатар телендә (гарәп әлифбасында) чыга, язмалар тәрҗемә ителә, аннары 4-6 битлек газет тулаем кырымтатарчага күчә. 1883-1903 елларда "Тәрҗәман" атнага бер тапкыр, аннары 2-3 тапкыр, 1913-1918 елларда көн саен чыга. Газетның тиражы беренче елларда 300 данә, ә соңгы елларда 16 меңгә җитә. Аны Русиядәге төрле төрки халыклар да укый. Мисыр, Һиндстан, Иран, Төркия, Кытай, барлыгы 11 илдә әбүнәчеләре була.1905 елга хәтле "Тәрҗәман" Русиядәге мөселман, төрки-татар дөньясының баш газеты санала.

"Тәрҗәман" каршында балалар өчен "Алем-и субьян", хатын-кызлар өчен "Алем-и -Нисван" (мөхаррире - кызы Шефика Гаспринская) , "Ха-ха-ха" юмористик газетлары чыга. Гаспринскийның бу эшендә беренче ярдәмчәләре Сембер ягында туып үскән җәмәгате Зөһрә Акчурина, кызы Шефика Гаспринская, улы Айдер Гаспринский була.

"Тәрҗәман"ның соңгы саны 1918 елның 23 февралендә чыга. Кырымга большевиклар килгән була. Нәкъ шул көнне, 23 февральдә Кырымтатар хөкүмәтенең рәисе, мөфти Номан Челебиджихан большевиклар тарафыннан үтерелә.

2011 елда кырымтатар матбугаты чаралары конференциясендә 10 апрель кырымтатар журналистикасы көне дип игълан ителә.

XS
SM
MD
LG