Европа берлеге һәм Британия Брекзитны 31 октябрьгә кадәр кичектерү турында килеште. Бу хакта Европа шурасы рәисе Дональд Туск сигез сәгать барган сөйләшүләрдән соң хәбәр итте.
"Бу Британиягә иң яхшы чишелеш эзләү өчен өстәмә алты ай бирелә дигән сүз", дип язды Туск Твиттерда.
Туск сүзләренчә, әлеге алты ай эчендә Лондон Европа берлегеннән чыгу килешүен октябрь ахырын көтми дә ратификацияләргә, Брекзитка карата үз стратегиясен үзгәртергә, яки Европа берлегеннән чыгу турындагы мөрәҗәгатьләрен кире алырга да мөмкин. Әгәр килешү 22 майга кадәр ратификацияләнмәсә, Британиягә Европа парламентына сайлауларда катнашырга туры киләчәк.
Британия премьер-министры Тереза Мэй кичектерү белән ризалашкан дип яза Reuters. Ул Европа парламентында белдерү белән чыгыш ясаячагы турында әйткән. Мэй шулай ук Британиянең Европа берлегеннән Европа парламенты сайлауларына кадәр чыгу ихтималын да кире какмый. Сайлаулар май ахырында узачак.
Сишәмбе Британия парламенты Мэйның Брекзит датасын 12 апрельдән 30 июньгә күчерү тәкъдимен күпчелек тавыш белән хуплаган иде.
Брекзит 29 мартта булырга тиеш иде. Британия парламенты Европа берлегеннән чыгу турында килешүне раслаудан өч тапкыр баш тартты.