Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп Илона Макаренко сайланды


Илона Макаренко
Илона Макаренко

Илона Макаренконы Радий Хәбиров кешесе дип санала, алар бергә БДУның хокук институтында эшләгән.

Башкорт дәүләт университетының хокук институты җитәкчесе Илона Макаренко Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланды. Аның намзәте өчен комиссиянең барлык 12 әгъзасы да тавыш биргән дип яза республика басмалары. Русия үзәк сайлау комиссиясе тәкъдименнән соң 9 апрельдә Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның фәрманы белән Макаренко республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнгән иде. Чәршәмбе аның намзәтен рәис вазифасына тәкъдим иттеләр.

Илона Макаренко Уфада туган. Юридик фәннәр докторы, профессор.

2009 елдан бирле БДУның хокук институтын җитәкләде. Ул әлеге институтта Радий Хәбиров белән бергә эшләгән. Хәбиров 2002-2003 елларда институтны җитәкләде.

Медиа язуынча, Илона Макаренко - Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы, "Башнефть"нең элекке җитәкчесе Урал Рәхимовның адвокаты Сергей Макаренко хатыны.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең элекке рәисе Хәйдәр Вәлиев март ахырында вазифасыннан китте. Аның вәкаләтләре 2022 елда гына чыгарга тиеш иде. Ул республика башлыгы идарәсенә эшкә алынды. Вәлиев анда кадрлар сәясәте идарәсен җитәкли.

XS
SM
MD
LG