Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks-ка нигез салган Джулиан Ассанж Лондонда кулга алынды


Джулиан Ассанж
Джулиан Ассанж

Ассанж Эквадор илчелегендә кулга алынды. Эквадор президенты Морено Ассанжтан сыену хокукы халыкара конвенцияләрне кабат-кабат бозган өчен алынды дип белдерде.

WikiLeaks-ка нигез салган Джулиан Ассанж Лондонда кулга алынды. Эквадор аңа сәяси сыену бирү карарын кире алганнан соң полиция Ассанж яшәгән Эквадор илчелегенә чакырылган диелә.

Аны кулга алу видеосы интернетка чыгарылды.

Джулиан Ассанж 2012 елдан бирле Лондондагы Эквадор илчелегеннән чыкмый яшәде. Ул чакта Ассанж Британиядә йорт сагында утыра иде. Көчләү эше нигезендә гаепләнгән Ассанж Швециягә экстрадицияләү мәсьәләсендә мәхкәмә карарын көтә иде. Эквадор аңа сәяси сыену бирде. Җиде ел буена Ассанж Эквадор илчелегеннән чыкмады, британ хакимиятләре аны кулга алачаклары турында кисәтте. Аны нәкъ менә 2012 елгы ордер белән кулга алганнар диелә.

Ассанж сер булып сакланган документларны интернетка чыгарган өчен үзен АКШка тапшыруларыннан куркуын белдерде. АКШның Ассанжны кулга алу турында ордеры барлыгы хәбәр ителми.

Ассанжның Эквадор белән мөнәсәбәтләре хакимияткә Ленин Морено килгәч кисәк начарайды. Яңа президент илчелектә гомер буена торып булмаячак диде. Эквадор хакимиятләре Ассанжның интернетын сүндерде, сәяси белдерүләр ясауны тыйды һәм тагын берничә таләп куйды. Берничә көн элек WikiLeaks Ассанжны Эквадор илчелегеннән "якын сәгатьләрдә яки көннәрдә" чыгарачаклар дип хәбәр итте.

WikiLeaks-ның Твиттерында Ассанжтан сәяси сыену хокукын алу халыкара хокукларны бозу дип аталды.

Эквадор президенты Морено Ассанжтан сыену хокукы халыкара конвецияләрне кабат-кабат бозган өчен алынды дип белдерде. Морено сүзләренчә, британ хакимиятләре Ассанжны азаплаулар һәм үлем җәзасы янаган илләргә тапшырмаска вәгъдә иткән.

WikiLeaks проекты АКШ һәм башка илләрнең төрле конфиденциаль документларын халыкка чыгара. Аерым алганда, анда АКШ Демократик фиркасенең серверыннан канунсыз рәвештә алынган документлар да урнаштырылды. Моңа бәйле WikiLeaks-ны Русия хакерлары белән хезмәттәшлек итүдә гаепләделәр.

Ассанж гаепләүләрне кире кага. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков "Ассанж хокуклары бозылмас дип өметләнәбез" диде.

XS
SM
MD
LG