Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс"тан китте


Зиннәтулла Биләлетдинов
Зиннәтулла Биләлетдинов

"Ак Барс" такымының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифаcыннан китүен белдерде. Үзенең карарын ул арыганлыгы һәм хоккейдан ял итеп тору теләге белән аңлатты.

Зинәтулла Билалетдиновның "Ак Барс" такымыннан китүе якын көннәрдә рәсми рәвештә игълан ителәчәк.

"БИЗНЕС Online" мәгълүматына күрә, Казан такымын 53 яшьлек Дмитрий Квартальнов җитәкләячәк. Моңа кадәр ул "Северсталь", "Сибирь", ЦСКА, "Локомотив" такымнарында эшләде.

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" такымы белән дүрт тапкыр Русия чемпионы булды. Өч тапкыр Гагарин касәсен отты. Быел исә "Ак Барс" уңышлы уйнамады. Плей-оффның беренче өлешендә үк Омски "Авангард"ына 0:4 исәбе белән оттырды.

Зиннәтулла Билалетдинов үзенең карарын арыганлыгы һәм хоккейдан ял итеп тору теләге белән аңлатты.

"Бу ныклап уйланган карар. Озак еллар буена арыганлык җыелган, хәзер мин 100% бирелеп эшли алмыйм, башкача эшләргә теләмим. Шуңа бераз ял итәргә кирәк. Бу карар сезон нәтиҗәләренә бәйле түгел" дигән ул "РИА Новости" агентлыгына.

Зиннәтулла Билалетдиновның тамырлары Сергач районы Пица авылына барып тоташа. 1952 елда әтисе Хәйдәр Мәскәүгә күченеп китә. Хатыны Надежда, кызы Наталья, ике оныгы бар.

XS
SM
MD
LG