Беларус "Дружба" нефть үткәргечен төзекләндерү белән бәйле Русия нефтен суыртуны чикләячәк яки туктатып торачак. Бу хакта президент Александр Лукашенка уздырган киңәшмәдән соң вице-премьер Игорь Петришенко хәбәр итте дип яза БелТА агентлыгы.
Петришенко сүзләренчә, белгечләр ярты гасырдан артык эшләүче нефть үткәргечен ремонтка ябуны ел ярым элек үк тәкъдим иткән булган, әмма ул вакытта партнерларны уңайсыз хәлгә куймаска һәм Русия нефте транзитын япмаска хәл иткәннәр. "Дружба" нефть үткәргечен ябу ихтыяҗын вице-премьер экология һәм "яшел экономия" таләпләре белән аңлата. Ремонтның күпмегә сузыласын белгечләр әлегә исәпләмәгән.
Элегрәк Беларус президенты Александр Лукашенка Русия базарын беларус тауарлары өчен ябучы Мәскәү гамәлләрен санкцияләр дип атады. "Алар инде шул дәрәҗәдә оятсызландылар, безнең кулларны каера башладылар", диде президент. Лукашенка хөкүмәтне, чынлап та ремонт кирәк булган очракта, Русия мәнфәгатьләренә карап тормый нефть үткәргечен ябарга чакырды.
Русиянең "Транснефть" ширкәтендә "Дружба"ның торышы канәгатьләнерлек дип саныйлар. Торбаларда кайбер хилафлыклар бар, әмма алар бөтенләй туктатуны таләп итми диләр. "Транснефть" беларусларга нефть үткәргечен ремонтлауда ярдәм итәргә әзер.
Кремльдә Мәскәү белән Минскиның кайбер мәсьәләләрдә "ахыргача аңлашулары юк", әмма "Русия бернинди дә чикләүләр кертми" диделәр.
19 апрельдә Россельхознадзор Беларустан алма һәм армут кертүен вакытлыча чикләү турында игълан итте. Җиләк-җимешләргә документлар ялган диелде. Күзәтчелек оешмасы шулай ук Минскины эмбаргода булган азык-төлекнең Европадан Беларус аша Русиягә кертелүендә гаепли.