Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы комитеты митинглар турындагы канунны йомшартуга каршы чыкты


Архив фотосы
Архив фотосы

Хакимият урам чаралары чуалышларга китерергә мөкин дип борчыла.

Татарстан дәүләт шурасының канунчылык һәм тәртип саклау комитеты "Татарстан республикасында ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында" канунга үзгәрешләр кертү өлгесен карады. Аны "Бердәм Русия" фиркасе депутаты Илдар Шамилов эшләгән.

Канун өлгесе җирле хакимиятләргә чара турында белгертүне шулай ук электрон рәвештә, "шул исәптән күпфункцияле үзәк, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” аша да җибәрүне күздә тота. Шул ук вакытта мондый белгертү керүне җирле хакимиятнең рәсми сайтында да урнаштыру һәм чара уздыруны раслау яки кире кагуны күзәтеп бару мөмкинлеген булдыру тәкъдим ителә.

Моннан тыш Шамилов дәүләт оешмалары һәм шулай ук җирле үзидарә оешмалары биналары янында җәмәгать чараларын уздыруны тыйган араны киметергә тәкъдим итте. Аны 50 метрдан 10 метрга кадәр кыскарту яклы иде.

Шул ук вакытта прокуратура, консуллыклар, белем бирү, медицина һәм дини оешмалары янында митингларны 50 метрдан да якынрак уздыру тыела.Моннан тыш тагын бер яңалык - торак йортлардан 25 метрдан да якынрак җәмәгать чараларын уздыруны тыю. Шул ук вакытта Шамилов мондый чикләүләр йөрешләр, демонстрация һәм пикетларга кагылмаска тиеш дип саный. Ягъни дәүләт оешмалары яныннан да, торак йортлар буеннан да йөреш уздыру мөмкин булачак.

Республика хакимияте канун өлгесен якламады. Бу үзгәрешләргә каршы Казан башкарма комитеты һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгы үз аңлатмаларын җибәрде. Министрлык дәүләт оешмалары янында чара уздыру арасын 50 метр урынына 10 метр калдыру "оешмаларның эшенә зыян салу һәм халыкның бу биналарга ирекле үтеп керүгә киртә була алуы" белән аңлатты.

Һәрбер чара сәбәпсездән каршылыклар китереп чыгара ала”, дип саный тәртип саклаучылар.

Шул ук вакытта хакимият “хокук саклаучыларны провокацияләү һәм хәлне кискенләштерү максатыннан” җәмәгать чараларында катнашучылар корал рәвешендә алдан әзерләнгән төрле җиһазлар (таш, арматура, утлы таяклар) куллана ала” дип курка.

Дәүләт шурасы комитеты парламентка канун өлгесен кире кагуны тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG