Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе халкы: "Без бистә аша яңа юл төзүгә каршы"


Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Казан түрәләре шәһәрнең Дәрвишләр бистәсе аша шыпырт кына яңа юл салырга тели. Бу юл безнең тыныч тормышны астын өскә китерәчәк, безне саф һавасыз калдырачак. Бистә читендә күп буш урыннар бар, юлны шул якта салсыннар, дип бистә халкы юл төзүгә каршы чыга.

11 апрель кичендә Дәрвишләр бистәсендәге 140нчы санлы мәктәптә бистәдә яңа машина юлы салу темасына түрәләр белән халык арасында ике сәгатьтән артык барган очрашу үтте. Кызу бәхәсләр белән узган очрашуда йөздән артык кеше катнашты. Бистәдәгеләрнең күпчелеге бу очрашудан хәбәрсез калды.

Түрәләр җыелышка яхшылап әзерләнеп килгән булып чыкты. Шәһәрнең генераль планы проектлары слайд аша халыкка күрсәтелде. Дәрвишләр бистәсе уртасыннан узачак яңа машина юлы бистәдәге тыгымнарны юкка чыгарачак, бистәгә яңа сулыш бирәчәк, яңа балалар бакчалары төзергә мөмкинлек бирәчәк диелде. Бу Дәрвишләр бистәсе генә түгел, Казан халкының мәнфәгатен дә кайгырту дип җиткерелде.

Яңа планда Дәрвишләр бистәсе аша машина юлы төзү каралган

Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе хокукчысы Анастасия Латыйпова сүзләренчә, Казанның әле расланмаган генераль планы йортларны җимерүне, халыкның җирләрен тартып алуны күздә тотмый, ә территориянең дөрес итеп үсеш алуы өчен киләчәккә эшләрне планлый.

Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе хокукчысы Анастасия Латыйпова
Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе хокукчысы Анастасия Латыйпова

​Әйтергә кирәк, Казанның 2007 елгы генераль планы 2020 елда гамәлдән чыга, шуңа күрә хәзер яңа генераль планны килештерү эшчәнлеге алып барыла. Шушы яңа генераль план нигезендә Дәрвишләр бистәсенең Главная һәм Липатов урамнары аша яңа машина юлын төзү карала.

Җыелышта түрәләр әлеге юлның бер юнәлешле генә булырга мөмкинлеген, ике юнәлешле була калса да аның дүрт полосалы түгел ә ике генә полосалы булачагын, нәтиҗәдә машиналарның күп йөрмәячәген әйтә башлагач, залда җыелганнар умарта күче кебек шаулый башлады.

Дәрвишләр бистәсе халкы: "Без яңа юл төзүгә каршы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:36 0:00

Моңа кадәр тыныч кына утырган халык арасында бистәнең тар урамнары аша магистраль төзү безгә нигә кирәк, юлны Дәрвишләр читендә төзегез, бистәдәге тынычлыкны нигә юкка чыгарасыгыз килә, без каршы, дигән кычкырулар ишетелде.

Халыкта сораулар күп, түрәләр җавапны санап кына бирә

Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, вазгыятьнең үзләре теләгән юнәлештән тайпыла башлавын аңлап булса кирәк, бистә аша юл төзү киләчәктә генә планлаштырыла, перспективада гына, төзелмәскә дә мөмкин, башта генераль план расланырга тиеш, проект шуңа карап кына әзерләнә дип халыкны тынычландырырга ашыкты.

Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов
Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов

​Аның бу сүзләренә игътибар итмәгән халык ныграк шаулаша, берсен берсе бүлеп сораулар яудыра башлады.

Бистәдә яшәүче Алексей Сабухин, "Сез безгә шәһәр үсеше дип тәкрарлыйсыз, Дәрвишләр бистәсеннән болай да Себер тракты уза бит инде. Хәзер тагын бер магистраль төзергә телисезме. Нәрсә өчен? Бу яңа юлны Дәрвишләр бистәсен әйләнеп узып төзеп булмыймени? Тагын күпме юл төзергә була Дәрвишләрдә? Сез безгә гетто оештырырга уйлыйсызмы әллә? Бу генераль план ни өчен Дәрвишләр аша узарга тиеш?" дип, бер-бер артлы сораулар яудырды. Ләкин аның соравына җаваплар ишетелмәде.

"Түрәләр халык исеменнән сөйли, ә юлны бездән качып төзи"

Бистәдә яшәүче Гөлназ Орлова түрәләргә эндәшеп, сез күпме генә халык өчен эшлибез дип әйтсәгез дә, бу юл төзелешенә халык каршы, дип белдерде.

Гөлназ Орлова
Гөлназ Орлова

"Сез һәрвакыт эшләгән эшләребез шәһәр өчен, халык өчен дисез. Һәрвакыт халык исеменнән сөйләргә яратасыз. Алайса генераль план турында, җирләрне үлчәгәннәрегез турында ни өчен халыкка хәбәр итмисез? Барысын да шыпырт кына эшлисез, бездән яшерәсез. Халык болар турында тегеннән-моннан ишетеп кенә белә. Сез бит безнең ирегебезне кысасыз. Халык Дәрвишләр бистәсе аша узачак юл төзелешенә каршы", дип белдерде Орлова.

Аның бу сүзләренә теләктәшлек белдергән халык дәррәү кул чапты.

"Парклар елыннан соң хәзер юллар елымы әллә?"

Фикерләрен әйтеп калырга ашыккан икенче бер ханым, узган ел Татарстанда парклар елы узуын, Дәрвишләр бистәсенең исә табигый парк булуын, ә түрәләрнең шушы паркны саклыйсы урында аны җимерергә җыенуын җиткерде.

Табигый парк булган Дәрвишләр бистәсен ни өчен юлга әйләндерергә телисез? Хәзер юллар елы түгелдер бит? Аннан соң кабат парклар елы булачакмы, дигән соравына Фәсхетдинов, без агачларны кисәргә җыенмыйбыз, дип җаваплады.

Дәрвишләр бистәсендә яшәүче ханым түрәләргә ризасызлыгын белдерә
Дәрвишләр бистәсендә яшәүче ханым түрәләргә ризасызлыгын белдерә

Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым Азатлыкка, түрәләр агачларны кисмибез дип әйтсәләр дә, бу юл төзелеше өчен инде агачларның киселә башлавын, киселгән агачлар урынына яңаларының утыртылмавын, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгына бу хакта язганннан соң, ул урында картайган агачларның гына киселүе турында җавап алуын әйтте.

"Хакимият Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрне алдый"

Түрәләр генераль план темасына халык белән 13 тапкыр очрашуларын әйтсә дә, Гөлназ Орлова Азатлыкка бу очрашуларның халыктан кача-поса гына оештырылуын, халыктан мәгълүматны яшерүләрен һәм ачык очрашулар оештырдык дип халыкны алдауларын әйтте.

"Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрне хакимият алдый. Башка районнар да шулай алдарга мөмкин. Бу темада барлык казаннар каршы чыгарга тиеш. Хакимият халыкта социаль апатия китереп чыгарырга тели. Һәр кеше актив булсын иде. Һәр кеше бу вакыйганы дустына сөйләсен иде. Һәм шушылай җыелсын, үз фикерен әйтсен, имза җыйсын иде. Күп нәрсә эшләргә була. Битараф булмаска гына кирәк. Битараф булсак, безнең белән менә шушылай идарә итәчәкләр", диде Орлова.

Җыелышта катнашучылар
Җыелышта катнашучылар

Җыелыш ахырында Казан түрәләре халыктан генераль планга карата тәкъдимнәр кертергә чакырды. Аларның бу сүзләренә җавап итеп бистә халкы бары бер генә тәкъдим булуын - юл төзелешенә каршы булуларын җиткерде. Һәм моны тәкъдим буларак теркәүне сорады.

Җыелышта катнашучы ике як та, генераль планны проектлаучыларга бу тәкъдим җиткерелеп, алардан җавап алынганнан соң, кабат очрашырга килеште. Түрәләр бу юлы бистә халкына очрашу урыны һәм вакыты турында алдан һәм тиешле рәвештә хәбәр бирәчәкләрен ышандырды.

Генераль план харитасы
Генераль план харитасы

Исегезгә төшерәбез, Казанның генераль планы 2018 елның яз һәм җәй айларында ачык җыелышларда тикшерелде. Проект бик зур бәхәсләр китереп чыгарды. Нәтиҗәдә йортларны җимерү һәм урманны кисүне күздә тоткан проект кире кагылды.

Быел үзгәрешләр кертелгән генераль план исә Дәрвишләр бистәсе аша бер очы Гаврилов урамына, икенче очы Миннәхмәтовлар гаиләсенә караган "Абу Даби" коттедж бистәсенә тоташкан яңа машина юлы төзүне күздә тота.

Дәрвишләр бистәсе халкы бу планга каршы чыга. Үз каршылыкларын белдереп алар бу атнада ике тапкыр җыелып фикер алышты инде һәм планга каршы петиция имзалады. Аңа өч мең кеше кул куйды.

Дәрвишләр бистәсендә яшәүче исемен әйтергә теләмәгән бер ханым Азатлыкка 20 апрельдә язгы гомум җыештыру вакытында бу теманы тагын да күбрәк халыкка җиткерәчәкләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG