Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Шиһабетдин Мәрҗани гаиләсе йортын сатуга куйган


Баһаветдинова (Мәрҗани)-Апанаева йорты
Баһаветдинова (Мәрҗани)-Апанаева йорты

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең хатыны кушуы белән төзелгән ике катлы йортның башлангыч бәясе 1,8 млн сум.

Казан шәһәр башкарма комитеты Иске татар бистәсендә урнашкан Баһаветдинова (Мәрҗани)-Апанаева йортын сатуга куйган. Бу хакта Коммерсантъ хәбәр итә. Башкарма комитет карарында язылганча, бина дүрт өлешкә бүленеп сатыла. Беренче катта урнашкан 33 һәм 39,2 дүрткел метр мәйданлы бүлмәләрнең башлангыч бәясе 348 мең һәм 414 мең сум тәшкил итә. Икенче каттагы 63 һәм 44,2 дүрткел метрлы бүлмәләр 605 мең һәм 425 мең сумга сатуга куелган.

Сату көне 17 майга билгеләнгән.

Әлеге ике катлы йорт 1873 елда Шиһабетдин Мәрҗани хатыны кушуы белән архитектор Петр Романов проекты нигезендә төзелгән. Хәзрәт вафатыннан соң йорт аның кызы Бибиһава Апанаевага күчкән.

Тарихи бина мәдәни мирас корылмалары исемлегенә кертелгән.

2017 елның апрелендә йортта янгын чыгып, аңа шактый гына зыян килгән иде.

XS
SM
MD
LG