Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә "Ислам дәүләте" тарафдарлары дип шикләнелүчеләр юк ителгән


Җомга кич Төмәндә "террорга каршы операция" башкарылуы хәбәр ителде.

Җомга кичендә Төмәндә хокук саклау органнары хезмәткәрләре атышу барышында Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы тарафдарлары дип шикләнелүчеләрне юк иткән дип хәбәр ителә. "Интерфакс" үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, шәһәрдә "террорга каршы операция" тәртибе кертелгән. Һәлак булучыларның саны турында рәсми мәгълүмат юк.

Мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, ике кеше кораллы каршылык күрсәткән һәм җавап уты белән юк ителгән. Операция барышында бер йортта янгын чыккан. Шәһәрнең берничә урамында электр сүндерелгән, ә йортларда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Алар төнгә җирле лицейда урнаштырылган. Социаль челтәрләрдә шәһәр урамнарында атышу тавышлары ишетелгән видеоязмалар һәм бронетехника фотосурәтләре барлыкка килде.

12 апрельдә Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре шәһәрдәге хосусый йортларның берсендә кораллы кешеләр булуы һәм аларның күпләп кеше җыела торган урыннарда террор һөҗүме планлаштыруы турында мәгълүмат алган дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG