Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның иң зур очкычы сынау очышы башкарды


Stratolaunch Model 351 очкычы
Stratolaunch Model 351 очкычы

​​2020 елда Stratolaunch ("Стратолонч") очкычыннан галәмгә кораб җибәрү планлаштырыла.

13 апрель көнне дөньяның иң зур транспорт очкычы сынау очышы башкарды. Ике фюзеляжлы алты моторлы бу очкычны АКШның Stratolaunch Systems ширкәте ясаган. Ул һавага 250 тонна йөк күтәрә ала.

Очыш Лос-Анджелестан төньякка таба чүл өстендә башкарылды. Очыш видеосын ширкәтнең җитәкчесе Джин Флойд Твиттер битендә урнаштырды.

Stratolaunch Model 351 очкычының канатлары 117 метрга җәелгән. Моңа кадәр дөньяда иң зур дип Ан-225 "Мрия" очкычы санала иде, аның канатлары 88 метрга җәелгән.

Stratolaunch очкычын дөньяның иң зур очкычлары белән чагыштыру
Stratolaunch очкычын дөньяның иң зур очкычлары белән чагыштыру

2020 елда Stratolaunch очкычыннан галәмгә кораб җибәрү планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG