Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен яклау чарасында татар-инглиз гимназияләрен ачуны таләп иттеләр


Митингта катнашучылар Казанның һәм Татарстанның һәр районында татар-инглиз телле гимназияләр ачуны таләп итте.

14 апрель Казанның Тинчурин паркында Татар иҗтимагый үзәге татар телен, мәдәниятен, милли мәгарифен һәм дәүләтчелеген яклап митинг уздырды. Чара Габдулла Тукай үлеменең 106 еллыгына багышлап оештырылды.

Митинг резолюциясендә шулар язылган: "1906 елда "Государственная Думага" шигырендә Тукай парламентны берни эшләмәүдә гаепли. 113 ел узды, әмма берни үзгәрмәде. Дөнья татар иҗтимагый үзәге инде күп еллар буе Русия думасын Европа төбәкләр телләре харитясен ратификацияләргә чакырып килә. Вәгъдә ителсә дә, берни эшләнмәде. Ә татар теленең һәм татар халкының язмышы шуңа бәйле бит”. Бу турыда “Idel.Реалии” хәбәр итә.

"2002 елдан 2010 елга татарча сөйләшүче татарлар саны 1 млн 70 меңгә кимеде. 2010 елдан соң тугыз ел узды. Татарча сөйләшүчеләр саны зур тизлек белән кими бара. Фикерләрен татарча әйтә алучы, татар китаплары, газетлары һәм журналлары укучы ничә татар калды?" дигән сорау куя митингта катнашучылар. Чарада:

  • Русиядә мөстәкыйль милли мәгариф системнары булдыру,
  • Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укуны кире кайтару,
  • төбәк телләре хартиясен ратификацияләү,
  • БДИны урыс телендә генә узуны бетерү,
  • федераль татар радио һәм телевидение каналы булдыру,
  • Татар милли университеты ачу,
  • республиканың һәр югары уку йортының һәр факультетында татар төркеме ачу,
  • Казанның һәм Татарстанның һәр районында татар-инглиз телле гимназияләр ачу,
  • Дәүләт шурасы депутатларын, министрларны һәм хөкүмәт аппараты хезмәткәрләрен татарча белергә мәҗбүр итү таләп ителде.
XS
SM
MD
LG