Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп яңа президент кампаниясенә 40 млн доллардан артык акча җыйган


Трамп тарафдарлары
Трамп тарафдарлары

2020 елда узачак АКШ президентын сайлау кампаниясенә Дональд Трамп такымы барлыгы бер миллиард доллар җыймакчы.

АКШ президенты Дональд Трамп такымы 2020 елда булачак яңа президент сайлау кампаниясен финанслау өчен өч ай эчендә 30 млн доллар җыйган. Бу демократик фиркадән тәкъдим ителгән ике намзәтнең җыелган акчаларын бергә кушып санаганнан да күбрәк.

Узган ел җыелган акчаларны да исәпкә алып, гомум иганә акчалары 41 млн доллардан да артып киткән. Демократлар лидерлары, сенаторлар Берни Сандерс һәм Элизабет Уоррен икесенә бергә 39 млн доллар җыя алган.

Дональд Трамп үзенең яңа сайлау кампаниясе башлануы турында 2017 елда инагурациядән соң берничә сәгать үтүгә үк игълан иткән иде. Моңа кадәр бер генә президент та моны бу кадәр иртә башламады. Трампка кадәр булган президент Барак Обама яңа сайлау кампаниясен сайлауга ел ярым вакыт калгач кына башлады. Ул вакытта аның сайлау штабында нибары ике миллион доллар тирәсе генә акча бар иде.

Трамп такымы яңа кампаниягә бер миллиард доллар җыймакчы. Обама 2012 елда 720 млн доллар җыйган иде.

АКШ президентын сайлау 2020 елда уза.

XS
SM
MD
LG