Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Акъяр мәчетендә тентү уздырды


15 апрель Акъяр мәчетендә куәт төркемнәре тенту уздырды. Мәчет имамы Рустем Абилевның Штормовое авылындагы йортында да тентү уза.

Тентү турында "Кырым теләктәшлеге" төркеме хәбәр итә.

Рустем Абилев 2006 елда медицина университетын тәмамлаган. Мәчет имамы булудан тыш ул теш табибы булып та эшли, аның хосусый клиникасы бар.

Әлеге хәлгә бәйле Русия хокук саклау оешмаларыннан рәсми мәгълүмат юк.

Март ахырында Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар - "Кырым бердәмлеге" хокук яклау төркеме активистлары, аларның күбесе интернетта актив язучылар. Барлыгы 24 кеше тоткарланды.

Кулга алынган кырымтатарларның Дондагы Ростов шәһәрендәге тикшерү изоляторына урнаштырылуы мәгълүм.

​2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кулга алынган яки хөкем ителгән дистәләрчә мөселманның күбесен "Мемориал" хокук яклау оешмасы сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG