Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Сталинны хуплаучы русияләр саны рекордлы 70 процентка җиткән


Сталинның тарихтагы ролен русияләрнең 70 проценты уңай бәяли, ә респондентларның яртысы Сталин чоры репрессияләрен акларга әзер.

Русияләрнең күпчелеге (70%) Иосиф Сталинның ил тормышындагы ролен уңай бәяли. Моны Левада үзәге сораштырулары күрсәтә дип яза РБК. Бу сораштырулар уздыру тарихында рекордлы сан. Сталинның ролен тискәре бәяләүчеләр 19 процент тәшкил итә.

Сталинга уңай мөнәсәбәтне респондентларның 51 проценты белдергән, 41 проценты хөрмәт итүен әйткән. Бу да 2001 елдан башлап иң югары күрсәткеч. Русияләрнең 14 проценты Сталинга тискәре мөнәсәбәт белдерә, тагын 26 проценты - битараф карый.

Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек (49%) Сталин чорындагы җинаятьләр "бөек максатлар һәм нәтиҗәләр" белән акланган дип саный. Тагын 45 проценты кешеләр корбаннарын берни белән дә аклап булмый дип белдерә.

Русия фәннәр академиясенең Социология институты хезмәткәре Леонтий Бызов Сталинга мондый мәхәббәтне җәмгятьнең сәясиләштерелүе һәм бүленүе белән бәйле. Бу тарихка радикальрәк бәя бирүгә китерә, процесска юлбашчының уңай образын формалаштыручы дәүләт матбугат чаралары да ярдәм итә, ди ул.

"Моннан тыш, Сталин җәмгыятьтә изелгән халыкны яклаучы буларак кабул ителә. Кешеләр бүгенге көндә үзләрен ташланган дип хис итә", ди Бызов. Шуңа күрә Сталин гаделлек һәм бүгенге хакимияткә альтернатива буларак кабул ителә, әмма бу "мифологик" образ дип саный эксперт.

XS
SM
MD
LG