Accessibility links

Опера жырчысы Аида Гарифуллинаның татар ашлары турында китабы Казанда сатуга чыкты


Аида Гарифуллина китабы
Аида Гарифуллина китабы

Аида Гарифуллина өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, каймак бәлеше, пилмән, коймак һәм башка татар ашлары белән танышырга тәкъдим итә.

Танылган опера җырчысы, Вена операсы солисты Аида Гарифуллина татар ашлары турында китап чыгарды. Басманы Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга мөмкин. "Ризык – җыр төсле. Минем кулинар тәэсирләрем" ("Еда как песня. Мои кулинарные впечатления") дип аталган китап Мәскәүдә 4 мең тираж белән дөнья күргән, ул 900 сум тора.

Гарифуллина татар халкының танылган ризыклары – өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, каймак бәлеше, пилмән, коймак һәм башка ашлар белән танышырга тәкъдим итә.

"Әбиемнең әнисе миңа ризыкны гел яхшы кәеф белән әзерләргә кирәк ди торган иде, ә инде җырлый-җырлый эшләсәң – тагын да әйбәтрәк. Яхшы кәеф белән пешерелгән ризык тәмлерәк була, ул үзенә бер төрле "яңгырый" башлый. Ул синең җан җылыңны сеңдерә, аерым бер тәмле була. Бу чыннан да шулай", дип яза Аида Гарифуллина китапта.

Беренче яраткан эшем, әлбәттә, музыка, мин һәрвакыт репертуарымны милли көйләр белән тулыландырырга омтылам ди ул. Җырчының икенче яраткан шөгыле – ашарга пешерү.

Аида Гарифуллина китабы кибеттә
Аида Гарифуллина китабы кибеттә

​Китапта җырчы ризык пешерү ысуллары белән генә таныштырып калмый, үзе, гаиләсе, төрле илләрдә чыгыш ясавы, опера йолдызлары белән танышуы хакында да сөйли. Китаптан аңлашылганча, Аида Гарифуллина XIX гасыр башында Казанга килеп урнашкан борынгы Биккинеевлар нәселеннән. Бу нәселдә приказчиклар да, йомышлы татарлар да булган. Аида үзенең биш буын бабасын яхшы белүен әйтә.

Моннан кала, китапта татар халкы тарихы турында мәгълүмат та, татар хатын-кызының сыйфатлары турында уйланулар да урын алган. "Татар хатыннары бик кунакчыл. Әнием мине дә кунакчыл булырга өйрәтте. Борынгыдан килгән гадәттә кунакны сый-хөрмәт белән каршылаганнар, өстәлгә иң яхшы ашъяулыкны җәеп, кунак алдына иң тәмле ризыкларны чыгарганнар: бәлеш, өчпочмак, баллы чәк-чәк, бавырсак, кош теле, талкыш кәләвәсе, ширбәт, юкә балы һәм әлбәттә инде хуш исле чәй. Ә инде татар хатын-кызына килсәк, ул бик оста хуҗабикә, өен, гаиләсен, балаларын кайгырта, кунак итәргә ярата", дип яза Гарифуллина.

Белешмә. 1987 елда Казанда туган Аида Гарифуллина бүген Вена операсы солисты. 2015 елда ул Русиянең беренче музыка бүләгенә ия була. 2013 елда Веронада Пласидо Доминго канаты астындагы опера җырчыларының халыкара бәйгесендә (Operalia-2013) беренче бүләкне яулый.

2005 елда Аида Казан мэры грантына Германиянең Нюренберг югары музыка мәктәбенә укырга керә. 2007 елда Венаның музыка һәм башкару сәнгате университетында белем алуын дәвам итә.

Шарль Гуноның "Ромео һәм Джульетта" операсыннан Джульетта ариясе Аиданың визит картасы булып тора. Ул Пуччининың "Боһема" әсәреннән Мюзетта, Вердиның "Риголетто" операсында Джильда, Моцартның "Серле флейта"сында Памина, "Дон Жуан"да Церлина, "Фигаро туе"нда Сюзанна, Проковьевның "Сугыш һәм солых" операсында Наташа Ростова арияләрен һәм башка әсәрләрне дә башкара.

XS
SM
MD
LG