Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Варвара Караулованы шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгарды


Варвара Караулова
Варвара Караулова

Караулова утырган колония идарәсе кызны иреккә чыгаруга каршы булса да, мәхкәмә аны азат итү белән килеште.

Вологда шәһәр мәхкәмәсе Мәскәү дәүләт университетының элекке студенты Варвара Караулованың вакытыннан алда колониядән азат итүне сораган мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. 2016 елда Караулова Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылырга җыенганы өчен дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Бу хакта "Эхо Москвы" хәбәр итә.

Варвара Караулова мәхкәмә утырышында видеоэлемтә аша катнашкан.

Элегрәк Караулованы азат итүне Русиянең кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова сораган иде. Вологда өлкәсенең 1нче санлы колония идарәсе Караулованы иреккә җибәрүгә каршы чыгыш ясады.

Караулова 2015 елның июнендә 13 русияле белән Төркия-Сүрия чиген узарга маташканда тоткарлана. 2015 елның октябренә кадәр ул бу җинаять эшенә шаһит буларак җәлеп ителә. Анда "Ислам дәүләте"нә җәлеп итүчеләргә гаепләү белдерелә. Карауловадан сорау алганнан соң һәм ул яшәгән фатирда тентү үткәргәч, тикшерүчеләр аның Русиягә кайткач та илдә тыелган оешма белән элемтәдә булуын ачыклый.

Караулованы бу оешмага татарстанлы Айрат Саматов җәлеп иткән, дигән хәбәрләр дә булды.

XS
SM
MD
LG