Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтататар активисты Раим Айвазов Кырым чиген узганда хәбәрсез югалган


"Каланчак" чик узу пункты
"Каланчак" чик узу пункты

Кырымтатар активисты Раим Айвазовны туганнары эзли. Соңгы тапкыр ул чәршәмбегә каршы төндә элемтәгә чыга һәм үзенең тоткарлануы турында хәбәр итә. Шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез.

17 апрель Кырым белән Украина администартив чигендә урнашкан "Каланчак" чик узу пунктында кырымтатар активисты Раим Айвазов югалган. Бу хакта "Кырым теләктәшләге" ("Крымская солидарность") төркеме хәбәр итә.

Айвазовның хатыны сөйләвенчә, иреннән соңгы смс-ны ул чәршәмбегә каршы төндә ала. Анда Раим Айвазов үзенең тоткарлануы һәм "сөйләшү өчен кеше килмичә", чиктән уздырмаячаклары турында язган. Соңгы тапкыр ул төнге сәгать өчтә элемтәгә чыга һәм шуннан бирле аның кайдалыгы билгесез.

Раимның туганнары ФСБның кайнар элемтәсенә шалтырата, әмма аларга Федераль имнлек хезмәтенең Кырым чик саклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кушалар. Анда да бернинди дә мәгълүмат булмый.

Туганнары "Каланчак" чик узу пунктына килә. Айвазовның Украина ягына чыкмавы билгеле.

Раим Айвазов Акмәчетнең башлыча кырымтатарлар яшәүче Богурча (Каменка) бистәсендә яши, Дондагы Ростовның тикшерү изоляторында утыручы кырымтатарларга ризык, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар тапшыруны оештырган булган.

Март ахырында Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар - "Кырым бердәмлеге" хокук яклау төркеме активистлары, аларның күбесе интернетта актив язучылар. Барлыгы 24 кеше тоткарланды.

Кулга алынган кырымтатарларның Дондагы Ростов шәһәрендәге тикшерү изоляторына урнаштырылуы мәгълүм.

​2014 елда Кырым аннексиясеннән соң кулга алынган яки хөкем ителгән дистәләрчә мөселманның күбесен "Мемориал" хокук яклау оешмасы сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG