Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинага нефть һәм нефть продуктлары экспортын тыйды


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия ширкәтләренә Украинага нефть сату тыялачак, чикләү чаралары шулай ук машина төзелеше, җиңел сәнәгать һәм тимер эшкәртү тауарларына да кагыла. 1 июньнән Украинага күмер сату да туктатылачак.

Русия Украинага нефть һәм нефть продуктларын экспортлауны тыя. Бу хакта премьер-министр Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышында хәбәр итте дип яз Русия агентлыклары.

Моннан тыш, хакимиятләр илгә кайбер украин тауарларын кертүне дә тыячак. Медведев сүзләренчә, чикләү чаралары машина төзелеше, җиңел сәнәгать һәм тимер эшкәртү тауарларына кагыла. Аларның гомум бәясе 2018 елда 250 млн доллар чамасы тәшкил иткән.

Интерфакс язуынча, 1 июньнән шулай ук Украинага күмер сатуга да чикләүләр куела, алар аерым карарлар белән генә җибәрелә алачак.

10 апрельдә Украина хакимиятләре Русиягә карата сәүдә чикләүләрен киңәйтү турында игълан итте. Русиядән ит, сөт, сыр, икмәк ризыклары, чәй, кофе, тәмәке һәм башка тауарлар кертү тыелды.

Русия моңа җавап итеп Украинадан ит, сөт, яшелчә-җимешләр, чикләвекләр, балык һәм башка ризык импортын тыйды, украин тауарларына сәүдә салымнары (пошлина) кертте.

XS
SM
MD
LG